Укучылар буклетлар ясадылар
Яңа Авыл башлангыч мәктәбендә сыйныф сәгатендә сәламәтлек дәресе узды. Сәламәтлек – кеше тормышында иң төп кыйммәт. Билгеле булганча аны сатып алып булмый. Безнең сәламәтлек нәрсәләрдән төзелә соң?
“Сәламәт кеше” исеме астында узган сыйныф сәгатендә укучылар сәламәт һәм авыру кеше портретын төзеделәр, сәламәт булыр өчен иң мөһим үзенчәлекләрне ачыкладылар.
Шулай ук Тирсәнең 4 а сыйныфында "Сәламәтлек - зур байлык" темасы буенча уздырылган сыйныф сәгате Р. Фәхретдиннең "Сәламәтлекне саклыйсың килсә, һәр эшеңдә сак бул,"- дигән фикерен ачыклаудан башланып китте. Укучылар сәламәтлек өчен нәрсәләр файдалы булуы турында фикер алыштылар, мәкальләрне дәвам иттеләр, шигырьләр укыдылар.
7 нче апрель "Бөтендөнья Сәламәтлек көне" уңаеннан сәламәтлекне үстерү буенча киңәшләр яздылар.
6 а сыйныфында да "Сәламәтлек кагыйдәләре" темасы буенча сыйныф сәгате үтте. Укучылар сәламәтлек кагыйдәләре буенча буклетлар ясадылар. Дөрес туклану, консервантларның зарары турында мәгълүмат алдылар. Телефонда озак утыруның сәламәтлеккә зыяны турында фикер алыштылар. Сәламәтлекне саклау үз кулыңда, үзеңнэн тора дип нәтиҗә ясадылар.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев