Россиягә коронавирус инфекциясенең яңа дулкыны якынлаша
Сәламәтлек

Россиягә коронавирус инфекциясенең яңа дулкыны якынлаша

Яз уртасында башланачак

Россиядә коронавирус инфекциясенең яңа дулкыны көтелә, ул апрель урталарында башланачак.

Бу хакта РИА Новости агентлыгы йогышлы авырулар табибы Евгений Тимаковка сылтама белән хәбәр итә.

Белгеч кисәткәнчә, коронавируска каршы чикләүләрдән вакытыннан алда баш тарту, шулай ук иммунитетның түбәнәюе авыруның массакүләм төс алуына китерергә мөмкин.

«Язын ОРВИ белән авыручылар артачак, организм витаминнарга кытлык кичерәчәк, чикләү чаралары һәм икътисади вазгыять белән бәйле депрессив халәт күзәтеләчәк, өстәвенә кояшны да күрмибез диярлек. Иммунитет түбәнәячәк һәм кешеләр авыруга тизрәк бирешәчәк», - дип аңлатты табиб.

Аның сүзләренчә, коронавирус инфекциясенең яңа дулкыны барыбер киләчәк, әмма аның ничек булачагын (кешеләр күпләп авырырмы, әллә сизелмичә генә узып китәрме) алдан әйтүе кыен.

Чыганак

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев