Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Без спортны сайлыйбыз

Узган шимбә районыбыз спортчылары өчен онытылмас истәлекле мизгелләргә бай булды. Шәһәребезнең 3нче мәктәбендә 2012 елдагы спорт тормышына нәтиҗәләр ясап, иң-иңнәрне бүләкләделәр. Район башлыгы Кубогына традицион көрәш бәйгесендә 80нән артык көрәшче бил алышты. Шәһәр оешма-предприятиеләре җитәкчеләре арасындагы дартс ярышында да төз атучылар күп булды. Спорт күгендәге йолдызлар "Ел дәвамында спортта район,...

Узган шимбә районыбыз спортчылары өчен онытылмас истәлекле мизгелләргә бай булды. Шәһәребезнең 3нче мәктәбендә 2012 елдагы спорт тормышына нәтиҗәләр ясап, иң-иңнәрне бүләкләделәр. Район башлыгы Кубогына традицион көрәш бәйгесендә 80нән артык көрәшче бил алышты. Шәһәр оешма-предприятиеләре җитәкчеләре арасындагы дартс ярышында да төз атучылар күп булды.

Спорт күгендәге йолдызлар
"Ел дәвамында спортта район, республика, Россия, хәтта Европа, дөньякүләм бәйгеләрдә катнашып призлы урыннар яулаучы егет-кызларыбыз булу белән, чын мәгънәсендә, горурланабыз. Районыбыздагы 8,5 мең кешенең чаңгы, кул көрәше, кул сугышы, хоккей, футбол, каратэ, милли көрәш, җиңел атлетика һәм башка дистәләрчә спорт төре белән шөгыльләнеп "без спортны сайлыйбыз!" дип сөенеп әйтүе горурлык түгелмени?!" - ди горурланып спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Илшат Гайнетдинов.
Бу көнне матур традиция буенча сәхнә түрендә яшь буында кечкенәдән спортка мәхәббәт тәрбияләгән физик тәрбия укытучылары, яшь спортчылар һәм аларны республика, Россия күләмендә таныткан тренерлар, хөрмәтле спорт ветераннарын хөрмәтләделәр.
2011-2012 уку елында укучылар арасында берничә спорт төре буенча традицион спартакиада узган иде. Иң беренче командаларны бу олы бәйгегә әзерләгән, алар өчен җан атып торган иң яхшы физкультура укытучыларын сәхнә түренә дәштеләр. Менә алар Спартакиадада призлы урын яулаган командаларны әзерләгән укытучылар: Бимадан Виталий Семенов, Девәтернәдән Дилүсә Гатауллина, Күләгәштән Юрий Васильев, Сарсак-Омгадан Сергей Маркитонов һәм Виталий Сергеев. Үзе дә гомере буе физкультура укытучысы булып эшләгән, хәзер дә спорттан аерылмаучы ветеран Маннур Исхаков, әлеге укытучыларга рәхмәтен җиткереп, район башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хатларын һәм бүләкләр тапшырды.
Авыл җирлекләре арасында уздырылучы спартакиданың да 20 елдан артык бай тарихы бар. Бу бәйге елның-елында Тирсәдә йөзәрләгән спортчыны һәм җанатарны җыя. Узган ел ул 11 спорт төре буенча үткәрелгән иде. Тантанада әлеге спартакиадада җиңү яулаган авыл җирлекләрен дә бүләкләделәр. Район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов ИСӘНБАЙ, ТИРСӘ, КЫРЫНДЫ авыл җирлекләре башлыклары Фәнил Сираев, Ләйсирә Нәфыйкова, Илназ Закировка сертификатлар, Рәхмәт хатлары тапшырды. Ә Исәнбай командасы Кубок белән дә бүләкләнде.
Спортның бик күп төрләре буенча ярышларда җиңү яулап, районыбызның данын башка төбәкләргә таныткан яшь спортчыларыбыз да бер-бер артлы сәхнә түренә күтәрелделәр. Бима мәктәбеннән Илья Яркеев, Роман Михайлов, Татьяна Петашева, Татьяна Корнева, Күләгәштән Александр Семенов, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбеннән Артур Русских, Рената Шакирова, 4нче мәктәптән Андрей Биянов, Красный бордан Мария Юрьева арасыннан "Елның иң яхшы спортчысы"н сайлап алу җиңел булмагандыр. Чөнки егет-кызлар бу олы исемне алырга барысы да лаеклы. Әмма конвертта аларның икесенең генә исеме яшерелгән иде. Ришат Нурисламов конвертны ачып ел спортчыларын атады. 2006 елдан бирле шәһәр һәм район күләмендә җиңел атлетиканың күп төр ярышлары буенча җиңү яулаган, баскетбол, волейболда иң яхшы уенчы буларак танылган, физкультура буенча район олимпиадасында II урын алган 4нче мәктәптән Андрей БИЯНОВ һәм 4 сыйныфтан бирле чаңгы ярышларында районда беренчелекне бирмәүче, көзге кросста, баскетбол, волейбол, полиатлонда күп тапкырлар җиңү яулаган, мәктәп күләмендәге спорт ярышларын оештыручы, дәресләргә кадәр башлангыч сыйныф укучылары белән гимнастикалар үткәрүче Бима мәктәбеннән Татьяна КОРНЕВА исемнәре яңгырагач, зал көчле алкышларга күмелде. "Мәктәпне тәмамлагач та спорттан аерылмагызны телим", - дип Ришат Тимерович изге теләкләрен юллады егет-кызларга.
Үзең белгәнне башкаларга тагын да күбрәк итеп өйрәтү, бердәм команда булдыру, шәкертләре турнирда җиңү яуласын өчен җиде кат тирләрен чыгарып фанатларча эшләүче тренерларның хезмәтен бернинди бизмәннәргә салып та үлчәп булмый. Алдагы номинациядә "Елның иң яхшы тренерлары" - "Спутник" хоккей командасыннан Әсгать Гарифуллин, Алексей Яковлев, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең хоккей буенча тренеры Евгений Грошев, балаларга белем бирү-савыктыру үзәгенең футбол буенча тренеры Андрей Бушмелев бүләкләнделәр.
Күп еллар районда "Уңыш" федерациясен җитәкләгән, җиңел атлетика, чаңгы буенча бик күп ярышларда катнашкан, хәзер дә спорттан аерылмаучы ветеран Радик Закиров, спорт чараларын "Әгерҗе хәбәрләре"ндә һәм "Безнең спорт" республика газетасында һәрдаим яктыртып баручы хәбәрче Миләүшә Ягъфәрованы да бу көнне сәхнә түрендә хөрмәтләделәр.

Келәмдә "ут уйнаттылар"
Район башлыгы Кубогына унберенче тапкыр уздырылучы көрәш бәйгесе дә күңелле мизгелләрдән - бүләкләүләрдән башланды. Районда милли татар-башкорт көрәшен үстерүгә зур тырышлык куючылар бер-бер артлы сәхнәгә күтәрелделәр. Төрле елларда район, авыл Сабан туйларында күп тапкырлар абсолют батыр калган ветеран көрәшче Ринат Галләмов, көрәш бәйгеләрен уздыруда һәрвакыт ярдәм кулын сузучы, заманында үзе дә батыр калган Рафис Муллахмәтов, Исәнбайның яшь көрәшчеләрен һәрвакыт үсендереп торучы, ярышларда аларга көч-дәрт бирүче, матди яктан булышучы, гомумән, егетләр өчен җан атып торучы Исәнбай авыл җирлеге башлыгы Фәнил Сираев, күптән түгел Сарман районы Җәлил бистәсендә узган бәйгедә үз үлчәү категориясендә I урын алган Деловар Наимовка район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов, олы рәхмәтен җиткереп, бүләкләр тапшырды.
Бәйгене карарга килгән ТРның милли татар-башкорт көрәше федерациясе башкарма директоры Равил Хәйруллин соңгы елларда Әгерҗедә көрәшнең үсүен мактап телгә алды. "Әгерҗегә бу юлы да бик сөенеп килдем. Сезнең үз казаныгызда гына кайнап ятмыйча, республика бәйгеләрендә дә теләп катнашуыгыз сөендерә. Дөрес, әлегә республика буенча 29нчы урында гына барасыз. Ә бит ике ел элек иң арткы рәтләрдә генә сөйрәлә идегез. Ә хәзер күз алдыбызда үсеш акрынлап булса да сизелә. Моңа районда көрәш бәйгеләренең дә күп узуы йогынты ясамый калмый. Яшь көрәшчеләр арасында өметле егетләрегез бар. Аларны үстерегез, яшүсмерләрне көрәшкә тагын да күбрәк тартыгыз", - диде. Һәм ул район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Макаров һәм "Ак Барс-Әгерҗе" агрофирмасы җитәкчесе Илгиз Салиховка ТР Премьер-министры урынбасары, Татар-башкорт көрәш федерациясе директоры Марат Әхмәтовның Рәхмәт хатларын тапшырды. Шулай ук бу көнне яшь буында көрәшкә мәхәббәт тәрбияләүче тренерлар Рәүфәт Шәймәрданов, Рәшит Садыйков, Рамил Шәрәфетдинов - федерациянең Рәхмәт хатлары, ә баш хөкемдар Альфред Сабирҗанов хөкемдар таныклыгы белән бүләкләнделәр.
Исәнбай, Кырынды, Тирсә, Көчек, Иске Эсләк, Тәбәрле, Девәтернә, Кадыбаш, Яңавыл авылларыннан килгән, эчке эшләр бүлеге һәм янгын сүндерү частеның берләштерелгән, 27нче училище командалары көрәшчеләре бәйгедә 9 үлчәү категориясендә бил алыштылар. Шунысын да әйтергә кирәк, узган ел милләтебезнең йөзек кашы булган көрәш бәйгесенда 16 командадан 100гә якын көрәшче катнашкан. Быел келәмдә янә Кичкетаң, Кодаш, Шаршады, Иж-Бубый көрәшчеләре күренмәде. Хәтта шушы һәм Салагыш авыл җирлекләре башлыклары бәйгегә килүне бөтенләй кирәк санамаганнар. Җитәкчесе нинди, авылы да шундый булып чыга түгелме соң инде, җәмәгать? Үзебез көрәшне үстерәбез дип чаң кагабыз, ә аны, киресенчә, үзебез артка сөйрибез. Әнә, Кырынды авылы башлыгы Илназ Закиров елның-елында менә дигән командасын да туплап алып килә, үзе дә келәмгә чыга. "Узган ел 8 көрәшче бил алышкан иде, быел 12 кеше килдек. Хәтта 55 яшьлек ветеран Рифкать абый Шабаев та келәмгә чыгам дип ашкынып тора", - диде Илназ. Чынлап та, Рифкать абый бу көнне күпләрнең "борынына борыч сипте". "Соңгы елларда келәмгә бик сирәк чыксам да, көрәш бәйгеләрен тыныч кына карый алмыйм. Күңел һаман да келәмгә тартыла. Шулай да спорттан аерылырга уйламыйм әле. Көн саен штанга, гер күтәрәм. Күбрәк җәяү йөрергә тырышам", - диде ул. Бу көнне дә 90 килога кадәр үлчәү категориясендә II урын алды. Ветеран көрәшче Имаметдин Шиабетдинов, районда җитәкче урыннарда эшләгән Гомәр Шакиров бу бәйгене 11 ел буе күзәтәләр. Кайбер оешма-предприятиеләр җитәкчеләре дә бу көнне көрәштән аерыла алмадылар. "Әгерҗедә беренче тапкыр көрәш бәйгесен карыйм. Егетләр өчен борчылып та, сөенеп тә утырам. Үземнең яшь вакытлар искә төште. Мамадыш районында без дә әлеге егетләр кебек бил алыша идек", - диде "Әгерҗе урманчылыгы" учреждениесе җитәкчесе Афанасий Данилов.
Быел көрәшчеләр белән Чаллыдан килгән спорт остасы Ринат Гайнетдинов хөкемдарлык итте. Үзебезнең тренерлар хөкемдар булганда күп вакытта "яклыйсыз, дөрес хөкемдарлык итмисез" дип тавыш чыгаралар иде. Быел хәтта чебен очкан тавыш та булмады. Бәйгенең тагын бер үзенчәлеге: Кадыбаш һәм Иске Эсләк авылларыннан яшь көрәшчеләренең дә күпләп келәмгә чыгулары иде. Алар турында газетабызның алдагы саннарында язып чыгарбыз әле. Тренерлар Илнур Шиабетдинов һәм Рамил Шәрәфетдинов та шәкертләреннән калышырга теләмәделәр. Әнә, 2нче мәктәпнең физкультура укытучысы Ринат Шакиров та кулына сөлге урап карарга булган. "5 ел келәмгә чыккан юк иде. Быел туган авылым Тирсә өчен көрәшергә булдым. Уңышлар гына мактанырлык булмады. Әмма төшенкелеккә бирелмим. Көрәш белән яңадан шөгыльләнә башлаячакмын", - диде ул.
Якташыбыз, "Батырлар" тапшыруы алып баручысы Айдар Шәймәрданов та бәйгенең мавыктыргыч узуын билгеләп үтте. "Районыбызда көрәшчеләрнең күплегенә хәйран калдым. Елдан-ел үсеш сизелә. Исәнбай көрәшчеләренең бердәм, дус булуларына, бер-берсе өчен көч бирүләренә сокланып карап тордым. Элек авылларда гына көрәш киң җәелгән булса, хәзер Әгерҗедә дә аерым командалар булуы районда көрәшнең тагын да ныграк тамыр җәюе турында сөйли. Үзебезнекеләрнең республикадагы уңышларына мин дә сөенәм. Туган якка кайткач, үземнең дә көрәшеп йөргән чаклар искә төшә. Күпме танышлар, дуслар монда", - диде ул. Сүз уңаеннан: бу якшәмбедә, ягъни 17 февральдә 20 сәгать 15 минутта "Батырлар" тапшыруын карагыз. Әлеге тапшыру безнең район көрәшчеләренә һәм шушы бәйгегә багышланачак.
Бәйге бер мизгел кебек сизелмичә узып та китте. Абсолют батыр өчен көрәштә үз үлчәү категориясендә I урын алган егетләр чыкты. Исәнбай егете Илшат Каеров 2010 елда булган җиңүен янә кабатлады. Ул 10 мең сумлык сертификат белән бүләкләнде. Ә калган җиңүчеләргә 1, 2, 3 мең сумлык сертификатлар тапшырылды. Исәнбай, РОВД-МЧС, Кырынды командалары - I-III урыннарны яуладылар.
Кече Пурга районыннан килгән, 10 ел Яган Сабан туен оештыручы эшмәкәр, үзе дә көрәшне яратучы Альберт Әхкәмиев та бу көнне Ринат Галләмов, Ринат Гайнетдинов, Деловар Наимовны бүләкләре белән сөендерде.
Көрәш бәйгеләре әле районда дәвам итәчәк. Районыбызның иң көчле көрәшчеләре 20 февральдә Әлмәттә М.Җәлил призына узучы көрәш бәйгесендә үзләрен сынаячаклар.
×××
Бу көнне шәһәр оешма-предприятиеләре җитәкчеләре арасында дартс буенча бәйге дә уздырылды. "ЖилЭнергоСервис" ширкәте җитәкчесе Илфат Ямалиев, Әгерҗе станциясеннән Айрат Айдаров, балаларга белем бирү-савыктыру үзәге директоры Алексей Колчин I-III урыннарны алдылар.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Бәйге җиңүчеләре

60 килога кадәр:
I урын - Илшат Хуҗин (Исәнбай)
II - Айнур Галиуллин (Исәнбай)
III - Зөлфәт Шәвәлиев (РОВД-МЧС)

65 килога кадәр:
I - Әлмир Шәрәфиев (Исәнбай)
II - Илһам Хуҗин (Көчек)
III - Әлмир Рамазанов (Исәнбай)

70 килога кадәр:
I - Рәдиф Мөкминов (Исәнбай)
II - Рузил Гобәйдуллин (Исәнбай)
III - Зөлфир Нурмөхәммәтов (Кырынды)

75 килога кадәр:
I - Илнур Хәбибуллин (РОВД-МЧС)
II - Радик Төхвәтуллин (Тирсә)
III - Рамил Шәрәфетдинов (РОВД-МЧС)

80 килога кадәр:
I - Илнур Шиабетдинов (РОВД-МЧС)
II - Сәрвәр Ходайбирганов (27нче училище)
III - Хәмзә Мозаффаров (Исәнбай)

85 килога кадәр:
I - Илвир Исмәгыйлев (Кырынды)
II - Сирин Галләмов (Көчек)
III - Рафат Сафиуллин (Кырынды)

90 килога кадәр:
I - Ришат Фәхретдинов (Яңавыл)
II - Рифкать Шабаев (Кырынды)
III - Сәрдәр Ходайбирганов (Кырынды)

100 килога кадәр:
I - Илшат Каеров (Исәнбай)
II - Руслан Нуриманов (Тирсә)
III - Илфат Әхмәтҗанов (РОВД-МЧС)

100 килодан югары:
I - Рифат Газизов (РОВД-МЧС)
II - Илназ Закиров (Кырынды)
III - Риназ Гадршин (РОВД-МЧС)

Командалар буенча:
I урын - Исәнбай
II - РОВД-МЧС
III - Кырынды
IV - Тирсә
V - 27нче училище
VI - Көчек
VII - Иске Эсләк
VIII - Тәбәрле
IX - Девәтернә
X - Кадыбаш
XI - Яңавыл

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев