Безнең җиңүләр – Универсиадага
Кышкы каникул вакытында укучыларыбыз ял итеп кенә калмады, ә төрле бәйгеләрдә үзләрен сынадылар. Әйтергә кирәк, спортчылар елны матур күрсәткечләр белән башладылар. Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр Зәй шәһәрендә чаңгыда узышу буенча шәхси-команда ТР беренчелегендә катнаштылар. 17 команда арасында безнекеләр V урын алдылар. ××× 1нче гимназиядә балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе беренчелегенә кул көрәше...
Кышкы каникул вакытында укучыларыбыз ял итеп кенә калмады, ә төрле бәйгеләрдә үзләрен сынадылар. Әйтергә кирәк, спортчылар елны матур күрсәткечләр белән башладылар.
Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр Зәй шәһәрендә чаңгыда узышу буенча шәхси-команда ТР беренчелегендә катнаштылар. 17 команда арасында безнекеләр V урын алдылар.
×××
1нче гимназиядә балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе беренчелегенә кул көрәше бәйгесендә каты куллы егет-кызларыбыз Алинә Ахунова, Эльвира Ямалтдинова, Динар Гомәров, Артур Билалов беренчелекне яуладылар.
×××
Боз сараенда Рашуа бәйрәменә багышлап традицион хоккей буенча турнир узды. Анда "Ветераннар", "27нче училище", "Мәктәп укучылары" командалары көч сынашты.
Финал уеннарында иң тәҗрибәле спортчылар белән бергә иң яшь хоккейчылар очрашты. 7:6 исәбе белән мәктәп укучылары җиңү яулады. II урында - ветераннар, IIIдә - училище укучылары.
×××
2нче, 3нче мәктәпләрдә балаларга белем бирү-савыктыру үзәге оештырган "Күңелле стартлар"да кышкы мәктәп яны лагерьларында ял иткән укучылар катнашты. Ярышларда 1нче гимназия һәм 3нче мәктәп укучыларына тиңнәр булмады.
×××
Шәһәр мәктәпләренең 5-6 сыйныф укучылары арасында узган баскетбол ярышлары да киеренке барды. 4нче мәктәптән - малайлар, 1нче гимназиядән кызлар командалары җиңү яуладылар. Иң яхшы уенчылар булып 4нче мәктәптән Нияз Кәшәпов, 1нче гимназиядән Андрей Ибутаев танылдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев