Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Бүген Әгерҗедә “Олимп“ спорт комплексы ачылганга бер ел

Моннан бер ел элек, 30 ноябрьдә, Әгерҗедә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында “Олимп“ спорт-савыктыру комплексы ачылды.

Бүген “Олимп“ спорт комплексы 80 төр хезмәт күрсәтә. Биредә 30 юнәлеш бар. 9 профессиональ тренер эшли. Тәүлеккә уртача 400 кеше йөри. 
 

Биредә төрле яшьтәгеләр үзләренә шөгыль таба алалар. Әйтик, пенсионерлар өчен шахмат мәктәбе эшли. Сабыйлар рәхәтләнеп йөзәргә йөриләр. 
“Олимп“та шулай ук сәламәтлекләре чикле балалар өчен “Сәламәт балачак“ дип аталган социаль проект та эшли. Әлегә бу төркемгә 6-7 бала йөри.

Спорт комплексы җитәкчелеге халык фикере белән даими кызыксынып тора. Вконтакте төркемендә биш меңнән артык язылучылары бар. Алар арасында еш кына сораштыру да уздыралар һәм аның нәтиҗәләре буенча яңа юнәлешләр билгелиләр. Әйтик, әгерҗелеләрнең йога белән кызыксынуын исәпкә алып, әлеге юнәлеш буенча шөгыльләнүне башлап җибәргәннәр. Моның өчен белгеч тапканнар, җиһаз алганнар. 

Яңа юнәлешләр исемлеге даими рәвештә тулыландырыла. Күптән түгел солярий ачылган, балалар аквааэробикасы, йога юнәлеше булдырылган. Тренажер залында персональ тренер эшли, гимнастика залында фитнес, стретчинг, көч кардиосы буенча төркем занятиеләре уза. Балалар өчен каратэ, шахмат, гимнастика, заманча хореография секцияләре эшли. 
Яңа елдан спортның баскебол, волейбол кебек уен төрләренә игътибарны арттырмакчылар. Баскетбол секциясенә 30 заявка кабул иткәннәр инде. 
– Әгерҗе өчен яңа юнәлеш булган флорбол (залда хоккей уйнау) белән дә шөгыльләнергә уйлыйбыз. Хоккей уйнарга яратучы, әмма матди яктан мөмкинлекләре чикле балалар өчен бик кулай булыр дип уйлыйбыз, – ди Рөстәм Рәзилевич.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев