Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

“Спутник” – көмеш медаль иясе

Татарстан беренчелегенә 2001 елгы хоккейчылар арасында сентябрь аеннан бирле барган хоккей ярышлары төгәлләнде. Әлеге зур ярышта Әгерҗенең "Спутник" командасы - Алексей Яковлев һәм Әсгать Гарифуллин шәкертләре икенче урын алып, көмеш медальгә лаек булдылар. Татарстан беренчелегенә ярышларда безнең спортчыларга көмеш медаль яулаганчы җиде кат тир чыгарырга туры килде. Уеннарга алар төрле...

Татарстан беренчелегенә 2001 елгы хоккейчылар арасында сентябрь аеннан бирле барган хоккей ярышлары төгәлләнде. Әлеге зур ярышта Әгерҗенең "Спутник" командасы - Алексей Яковлев һәм Әсгать Гарифуллин шәкертләре икенче урын алып, көмеш медальгә лаек булдылар.
Татарстан беренчелегенә ярышларда безнең спортчыларга көмеш медаль яулаганчы җиде кат тир чыгарырга туры килде. Уеннарга алар төрле шәһәрләргә бардылар һәм Зәй, Актаныш, Җәлил, Минзәлә, Баулы командаларын җиңеп таблицаның югары баскычына үрмәләделәр. Әлбәттә, хоккейчыларның иң зур көндәшләре "Чаллы" командасы иде. Якшәмбе көнне ике команда Чаллы шәһәрендә очраштылар. "Яшь хоккейчыларыбызга көч бирергә бик күп әти-әниләр барган иде. Әмма безнекеләр 5:1 исәбе белән җиңелделәр", - ди бераз көрсенеп спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Илшат Гайнетдинов. Ә икенче көнне Әгерҗенең Боз сарае "Чаллы" уенчыларын каршы алды.
Чемпионатның финал уеннары Әгерҗедә беренче тапкыр узды. Шуңа күрә әлеге хәлиткеч һәм мавыктыргыч уенны карарга килүчеләр дә бик күп иде. Оешма-предприятие җитәкчеләре, хоккейчыларның әти-әниләре, сабакташлары, дуслары, Чаллы җанатарлары һәрберсе уенчыларга көч бирделәр. ТР хоккей Федерациясенең башкарма директоры Роберт Гайнуллин һәм яшь хоккейчыларыбыз өчен җан атучы Валерий Макаров та уенны кызыксынып күзәттеләр.
"Кем җиңәр?" бу сорау уен тәмамланганчы күңелгә тынгылык бирмәде. Киеренке уенда 4:1 исәбе белән "Чаллы" командасы чемпион исемен яулады, ә безнекеләр көмеш медальгә лаек булдылар.
"Капкачы оныгым Дәниф һәм аның дуслары өчен көч бирергә килдек. Афәрин дип тренерларга һәм барлык яшь уенчыларга да рәхмәтемне җиткерәм. Без сезнең белән горурланабыз, балалар!" - диде Көчектән килгән пенсионер Наил ага Галиуллин хис-кичерешләре белән уртаклашып.
"Шәкертләребезнең кәефләре яхшы. Үзебез дә төшенкелеккә бирелмибез. Хоккейчылар көчләреннән килгәнчә тырыштылар, матур уен күрсәттеләр. Чемпионатта көмеш медаль яулау - Әгерҗе малайлары өчен зур җиңү ул", - диделәр тренерлары Алексей Яковлев һәм Әсгать Гарифуллин уен тәмамлангач.
Аннан иң күңелле бүләкләү мизгелләре башланды. II урын алган "Спутник" командасы уенчылары Казан кунагы Роберт Гайнуллин кулыннан көмеш медаль һәм Кубок алдылар. Аннан Чаллы уенчылары алтын медаль һәм Кубок белән бүләкләнделәр. Ә "Спутник"ның иң яхшы сакчысы Вадим Веселков һәм "Чаллы"ның иң яхшы капкачысы Данил Елисеев Федерациянең Дипломнары һәм истәлек бүләкләренә лаек булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев