Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Әгерҗе волонтерлары – стадион төзелешендә

Тиздән Казанның Чистопольская урамында файдалануга тапшырылачак 45 мең урынлы "Казан-Арена" футбол стадионына Россиядә тиңнәр булмаячак. Әлеге гигант төзелештә бөтен Татарстан, шул исәптән Әгерҗе төзүчеләре дә катнаша. Бу көннәрдә исә районнан көнсаен 17шәр волонтер әлеге төзелештә эшләячәк. Казанда 6-17 июльдә узачак җәйге Универсаданың ачылу- ябылу тантаналары һәм күп кенә ярышлар узачак...

Тиздән Казанның Чистопольская урамында файдалануга тапшырылачак 45 мең урынлы "Казан-Арена" футбол стадионына Россиядә тиңнәр булмаячак. Әлеге гигант төзелештә бөтен Татарстан, шул исәптән Әгерҗе төзүчеләре дә катнаша. Бу көннәрдә исә районнан көнсаен 17шәр волонтер әлеге төзелештә эшләячәк.

Казанда 6-17 июльдә узачак җәйге Универсаданың ачылу- ябылу тантаналары һәм күп кенә ярышлар узачак бу стадион төзелешендә һәр районга аерым участоклары бүлеп бирелгән иде. Бүгенгә күп кенә районнар үз участокларында билгеләнгән төзү һәм төзекләндерү эшләрен төгәлләделәр инде. Инде ярты ел безнең район төзүчеләре биредә эшләсәләр дә, Әгерҗе бу мөһим эшләрдә әлегә калыша. Бу атнадан башлап район хакимиятендә төзелгән график нигезендә шәһәр һәм авыллардагы оешма-предприятиеләре хезмәткәрләре стадион төзелешендә җыештыру эшләрендә катнашачаклар. Һәркөнне иртәнге сәгать 4тә Әгерҗедән автобуста кузгалып китеп, кичке бишкә кадәр эшләү бурычы тора. Эштән соң кире Әгерҗегә кайту планлаштырыла. Шулай итеп, районыбызга билгеләнгән участокта эш тәмамланганчы хезмәт коллективларын Казанга йөреп, стадион төзелешендә катнашу көтә. Бу безнең район җитәкчелеге уйлап чыгарган эш түгел. Татарстандагы барлык районнар да әнә шундый тәртиптә эшләячәк. Башкача мөмкин дә түгел. Чөнки бу гигант төзелешне билгеләнгән вакытына - 9 майга файдаланырга тапшыру өчен эшне шундый режимда оештырмый мөмкин түгел. Биредә хәзер эчке эшләрне башкару өч сменада оештырылган.
Стадион төзелешендә аеруча актив катнашкан районнарны зур бүләк көтә. Мондый алдынгы районнарга 1 июнь - Балаларны яклау көнендә 5 миллион сумлык спорт мәйданчыклары бүләк итәчәкләр. Быел Татарстанда шундый 100 мәйданчык төзү планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев