Әгерҗе районы авыл җирлекләре арасында барган спартакиадада гаилә эстафетасында кемнәр җиңде?
Спартакиадага кертелгән соңгы уеннар - "Әти, әни һәм мин - спорт гаиләсе" эстафетасы һәм авыл башлыклары арасында бадминтон ярышы 2нче мәктәптә узды. Тирсәдән Гыйззәтуллиннар, Хәкимовлар, Кырындыдан Закировлар, Сарсак-Омгадан Маркитоновлар, Исәнбайдан Йосыповлар, Күләгәштән Субаевлар, Шаршадыдан Сундуковлар гаиләләре җиңү өчен тырыштылар. Нәтиҗәдә, Сергей-Татьяна-Валерия МАРКИТОНОВЛАР - беренче, Айнур-Гөлчәчәк-Әлмир ХӘКИМОВЛАР - икенче, Илнар-Эльвира-Ранил ГЫЙЗЗӘТУЛЛИННАР...
Спартакиадага кертелгән соңгы уеннар - "Әти, әни һәм мин - спорт гаиләсе" эстафетасы һәм авыл башлыклары арасында бадминтон ярышы 2нче мәктәптә узды.
Тирсәдән Гыйззәтуллиннар, Хәкимовлар, Кырындыдан Закировлар, Сарсак-Омгадан Маркитоновлар, Исәнбайдан Йосыповлар, Күләгәштән Субаевлар, Шаршадыдан Сундуковлар гаиләләре җиңү өчен тырыштылар. Нәтиҗәдә, Сергей-Татьяна-Валерия МАРКИТОНОВЛАР - беренче, Айнур-Гөлчәчәк-Әлмир ХӘКИМОВЛАР - икенче, Илнар-Эльвира-Ранил ГЫЙЗЗӘТУЛЛИННАР өченче урыннарны алдылар.
Һәр гаиләгә Боз сараенда тимераякта шуу өчен сертификат, ә җиңүчеләргә медальләр, Мактау грамоталары һәм туплар тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев