Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Исәнбайлылар – бу юлы да җиңүче

Тирсә спорт комплексында "Ак Барс-Әгерҗе" агрофирмасы призларына узачак көрәш бәйгесенә көрәшчеләр күтәренке кәеф һәм җиңү теләге белән килделәр. Чөнки райондагы милли татар-башкорт көрәш федерациясе рәисе, агрофирма директоры Илгиз Салиховның бүләкләрне бәйгеләргә саллы әзерләве аларга тагын да дәрт өстәде. Әнә, Исәнбай, Кырынды, Тирсә, Тәбәрле авылларыннан, Әгерҗенең спорт мәктәбеннән, 27нче училищедан, Сарапулдан...

Тирсә спорт комплексында "Ак Барс-Әгерҗе" агрофирмасы призларына узачак көрәш бәйгесенә көрәшчеләр күтәренке кәеф һәм җиңү теләге белән килделәр. Чөнки райондагы милли татар-башкорт көрәш федерациясе рәисе, агрофирма директоры Илгиз Салиховның бүләкләрне бәйгеләргә саллы әзерләве аларга тагын да дәрт өстәде.
Әнә, Исәнбай, Кырынды, Тирсә, Тәбәрле авылларыннан, Әгерҗенең спорт мәктәбеннән, 27нче училищедан, Сарапулдан килгән 40тан артык көрәшчене сәламләргә район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Макаров, Казаннан ТР Көрәш федерациясенең башкарма директоры Равил Хәйруллин, агрофирма җитәкчесе Илгиз Салихов һәм башкалар килгәннәр иде. Валерий Владимирович абсолют батырга шәхсән үзеннән 5 мең сум премия бирәчәген әйтеп сөендерсә, Равил Гарифуллович Әгерҗе районы көрәшчеләренең республикада 51нче урыннан 29нчы урынга күтәрелүләрен әйтеп куандырды. "Районыгызда татарның йөзек кашы булган көрәш белән шөгыльләнүчеләрнең алга таба күтәрелүләрендә, әлбәттә, җитәкче, тренерларның өлеше зур. Әмма көрәшченең үзеннән дә күп нәрсә тора. Һәрдаим үз өстендә шөгыльләнгән, тренировкаларга йөргән, ярышларда үзен сынаган көрәшче генә уңышка ирешә ала. Мин Әгерҗе командасының тагын да югары күрсәткечләргә күтәрелүләрен телим", - диде һәм ярышларда кияр өчен "Әгерҗе" дип язылган футболкалар бүләк итте.
Татарстан һәм "Ак Барс" холдинг компаниясенең әләмнәрен күтәрү хокукы быел район Сабан туе батыры булган Илнур Шиабетдиновка бирелде.
Иң беренче келәмгә 60 килога кадәр үлчәү авырлыгындагы көрәшчеләр чыкты. Әнә, Тәбәрле егете Айдар Гыйззәтуллинны Исәнбайдан Илшат Хуҗин 45 секунд эчендә җиңде. Училищедан Радик Муллахмәтов, Руслан Әскәров, Тәбәрледән Шамил Әхмәтов, спорт мәктәбеннән Хуршет Кенджаев, Айнур Галимуллин да беренче әйләнештә көндәшләрен җиңүгә ирештеләр. Ә бу үлчәү категориясендә иң-иңе булып Исәнбайдан Әлмир Шәрәфиев танылды. Ул яшьтәшләрен санаулы секундлар эчендә "чөйде" һәм I урын яулады. "Мин хәзер Чаллыда укыйм. Республика бәйгеләрендә Чаллы командасы өчен бил алышам. Россия Чемпионатына бару турында хыялланам. Райондагы бәйгеләргә дә атлыгып кайтам. Тормышымны көрәштән башка күз алдыма да китерә алмыйм", - ди Әлмир. Аның көрәш алымнарын оста куллануын, үҗәтлеген Равил Хәйруллин да күреп алды һәм "бу егетегез яңа үрләр яулаячак әле", диде.
Ә Исәнбай егетләре бу көнне күпләрнең борыннарына чирттеләр. 60, 70 килолылар арасында бөтен призлы урыннар аларда иде. Илшат, Айнур, Рузил, Рәдиф, Рамилгә бу үлчәү категорияләрендә, чынлап та, тиңнәр юк.
80, 90, 100 килолы үлчәү авырлыкларында бил алышкан егетләр - күп бәйгеләрдә үзләрен сынаган көрәшчеләр. Пьедесталга күтәрелгән МЧСтан Илнур Шиабетдинов, училищедан Сәрвәр Ходайбирганов, Исәнбайдан Илшат Каиров, Ранис Хәбиров, Кырындыдан Илвир Исмәгыйлев, Сарапулдан Илдар Гыйльфанов, Ринат Кәримов, Тирсәдән Вәсил Хәсәнов, Рушан Абзалиевка киләчәктә дә көрәшне ташламасыннар иде дип телисе килә.
Иң кызу көрәш абсолют батыр исеме өчен булды. Беркем дә бу ярышта Әлмирнең җиңәчәгенә ышанмаган иде. Әмма ул, Рузил, Илдар, Илнурны җиңеп, Кубокка ия булды һәм көрәш күгендә яңа йолдыз булып балкыды.
Җиңүчеләр Илгиз Салихов кулыннан Мактау грамоталары, медальләр, 3, 2, 1 мең сум күләмендә акчалата бүләкләр алдылар. Көрәшне уздыруга зур өлеш керткән һәркемгә дә премияләр биреп сөендерде ул. Көрәшчеләрне, аларның тренерларын зурлаган Илгиз Хәйдәровичка чын күңелдән рәхмәт! Районда милли спорт төрен үстерү өчен җан атып йөргән шундый мәрхәмәтле җитәкчеләр булганда, әлбәттә, көрәшчеләр яңа үрләр яуларлар дип ышанасы килә.
Бәйге барганда Язгөлем Гыймазетдинова, Фәния Мөхәммәтшинаның җырлары, Айгөл Гыйззәтуллина җитәкчелегендәге аэробика түгәрәгенә йөрүче кызларның биюләре дә көрәшчеләргә көч өстәде.
Әмма шуны да әйтергә кирәк: бу юлы тагын кайбер авыл җирлекләре битарафлык күрсәттеләр. Күпләр бәйгедә катнашырга бер генә көрәшче дә алып килмәгәннәр иде. Ә Иске Эсләк һәм Салагыш авыл җирлекләре көрәшчеләрен исемлеккә кертеп тә келәмгә чыгармадылар.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев