Көрәшчеләр нәселеннән
Алабуганың Җиңел атлатика манежында Фаил Гыйззәтуллин истәлегенә татар-башкорт спорт көрәше буенча V турнир узды. Альфред Сабирҗанов шәкерте - Көчек мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Гадел Сабирҗанов 13 көндәшен җиңеп, I урынга лаек булды. Турнирда Алабуга, Мамадыш, Менделеев, Чаллы, Тукай, Түбән Камадан яшь көрәшчеләр бил алышты. "Район күләмендә призлы урыннар алганым булса...
Алабуганың Җиңел атлатика манежында Фаил Гыйззәтуллин истәлегенә татар-башкорт спорт көрәше буенча V турнир узды. Альфред Сабирҗанов шәкерте - Көчек мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Гадел Сабирҗанов 13 көндәшен җиңеп, I урынга лаек булды.
Турнирда Алабуга, Мамадыш, Менделеев, Чаллы, Тукай, Түбән Камадан яшь көрәшчеләр бил алышты. "Район күләмендә призлы урыннар алганым булса да, республикада әле беренче генә җиңүем. Көндәшләрем бик көчле иде. Җиңү җиңелдән бирелмәде", - ди Гадел. Шуңа күрә әлеге бәйгедә алган медаль һәм грамота, акчалата бүләк - аның өчен аеруча кадерле. Яшүсмернең бу җиңүе соңгысы булмас әле: районыбызда танылган көрәшче, күп тапкырлар Сабантуйларда мәйдан тоткан, ә бүгенге көндә Гаделнең остазы Альфред Сабирҗанов нәселеннән бит ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев