Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Нәни шахматчыларның тәүге җиңүләре

Ниһаять, 8 яшькә кадәрге нәниләр арасында балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең ачык беренчелегенә беренче тапкыр уздырылган шахмат бәйгесе төгәлләнде. Ул нәкъ бер ай барды. Январь ахырында 24 бала өчен әлеге турнир башланган иде. Алар арасында шахмат түгәрәгенә әле узган ел ахырында гына йөри башлаучылар да, инде бер елдан артык әлеге уен белән...

Ниһаять, 8 яшькә кадәрге нәниләр арасында балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең ачык беренчелегенә беренче тапкыр уздырылган шахмат бәйгесе төгәлләнде. Ул нәкъ бер ай барды.
Январь ахырында 24 бала өчен әлеге турнир башланган иде. Алар арасында шахмат түгәрәгенә әле узган ел ахырында гына йөри башлаучылар да, инде бер елдан артык әлеге уен белән мавыгучылар да бар. Мәсәлән, Амелия Еремина 1,5 шахмат уйнау серләренә өйрәнсә дә, бу бәйге - аның өчен беренчесе генә. "Бик ошый миңа. Түгәрәккә килгәч өйрәнгәннәрне өйдә дә кабатлыйм. Әти-әни белән дә уйнап үземне сыныйм. Тренер Әюп Шәрипович та бик әйбәт. Бәйгедә катнашырга дигәч, бик теләп ризалаштым", - диде ул.
Бәйгедә 6 гына кыз катнашса да, малайларга бирешергә теләмәделәр. Ярышлар 9 турда барды. 21 февральдә бәйгедә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы үтте. Бәйрәмчә киенгән малайлар-кызлар шатланып-сөенеп балаларга белем бирү-савыктыру үзәгенә җыелдылар. Балаларның гына түгел, алар белән килгән әти-әниләр, әби-бабайларның да йөзләре кояш кекбек балкый иде бу көнне. Нәни балалары өчен өлкәннәр дә әнә ничек сөенә бит!
Әнә, 6 балалар бакчасыннан 6 яшьлек Эльвина Ибраһимова кызлар арасыннан II урын алу бәхетенә ирешкән. "Бәйге барган вакытта атнага дүрт көн шахматка йөрдек. Нәтиҗәсе - күз алдында. Кызыбыз белән горурланабыз", - диде Эльвинаның әнисе. Кыз үзе дә бик чая булып чыкты. "Мин хәзер шахмат уйнаганда әтиемне дә җиңәм. Түгәрәккә бик теләп йөрим. Ул көнне әниемнең бакчага килгәнен түземсезләнеп көтәм", - диде ул. Ә I урын яулаган Дмитрий Ефименко: "Уйнавы авыррак булды", - ди. Дөрестән дә, көндәшләрне җиңү өчен күпме тырышлык кирәк булган бит аңа. Дима әлеге бәйгедән соң - III, ә 6 бала IV разрядлы шахматчылар булдылар.
Яшь шахматчыларны котларга килгән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова аларга иң изге теләкләрен җиткерде. "Иң беренче балаларын әлеге түгәрәккә йөртүче ата-аналарга, кечкенә балаларны туплап, берләштереп шахмат уйнарга өйрәтүче тынгысыз җанлы Әюп Хәкимовка зур рәхмәтемне җиткерәм. Ә балалар, сез әти-әниләрегезнең өметен аклагыз, кечкенәдән өйрәнгән гомерлеккә хәтердә кала ул. Шахмат белән һәрчак дус булыгыз. Сезнең җиңүләр әле алга таба тагын да күбрәк булыр!" - диде.
Иң күңелле мизгелләр бүләк тапшыру вакыты булгандыр. Балаларның һәрберсенә төрле уеннар, китаплар бүләк иттеләр. Ә призлы урыннар яулаган Дмитрий Ефименко, Алия Гөлданаева, Данил Чевакин, Эльвина Ибраһимова, Элина Гыйләҗетдинова, Тимур Шестаковка беренче тапкыр медальләр тактылар, Мактау грамоталары бирделәр. Бәйгедә иң яшь катнашучы Юрий Стариковка да Мактау грамотасы тапшырылды.
Тантана ахырында тагын бер сөенечле хәбәр җиткерелде: тиздән шахматчыларның үз "өйләре" булачак. Алар 4нче мәктәптә шөгыльләнә башлаячаклар. "Анда урын сезгә дә, сафларыгызны тулыландырырга теләүче яшьтәшләрегезгә дә җитәчәк", - диде үзәк директоры Алексей Колчин.
Ә бәйгедә җиңүчеләр республика беренчелегенә узучы ярышларда район данын яклаячаклар.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев