Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Россия Чемпионатыннан – унбер медаль белән!

"Безнең Россия Чемпионатыннан моның кадәр медаль белән кайтканыбыз юк иде әле. Инде хәзер максатыбыз - армспорт буенча Миләүшә Гыймранова яулаган уңышны узып китү", - ди балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең кул сугышы буенча тренеры Алексей Голосеев. Спортның бу төре белән шөгыльләнүче яшь спортчылар, чыннан да, мактауга лаек. Аларның узган уку елы ахырында...

"Безнең Россия Чемпионатыннан моның кадәр медаль белән кайтканыбыз юк иде әле. Инде хәзер максатыбыз - армспорт буенча Миләүшә Гыймранова яулаган уңышны узып китү", - ди балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең кул сугышы буенча тренеры Алексей Голосеев.
Спортның бу төре белән шөгыльләнүче яшь спортчылар, чыннан да, мактауга лаек. Аларның узган уку елы ахырында Татарстан Кубогыннан 33 медаль белән кайтуларын гына искә төшерик. Шуларның 8е - I урын өчен иде. "Минем кул астында шөгыльләнүчеләр арасында 4 Россия чемпионы, спорт мастерына 3 кандидат бар. Хәзерге вакытта Европа Чемпионатына әзерләнәбез", - ди Алексей Владимирович.
2000 елда Алексей спортның бу төре буенча тренерлык эшенә алынганда, районда кул сугышы Владимир Шевяков һәм Валерий Макаров инициативасы белән яңа гына үсеш алып килә. Ул чакларда ярышларда сирәк катнашалар, призлы урыннар да ала алмыйлар. Вакыт узган саен, яшүсмерләр физик яктан да, спортта да үсәләр. Инде хәзер алар, елына 20-22шәр тапкыр төрле дәрәҗәдәге ярышларда катнашып, медальләр алалар. Сергей Шевяков, Грайр Аракелян, Максим Мельников кебек инде Әгерҗедән читтәге башка уку йортларында белем алучы якташларыбыз урынына пьедесталга яңа йолдызлар күтәрелә.
Аларның һәркайсының спортка килү юлы төрле. Әйтик, 2нче мәктәпнең 4 сыйныф укучысы Саша Синцова спортның бу төре белән 2,5 ел шөгыльләнә. Поездларны озатып йөрүче әнисе өйдә сирәк булганлыктан, абыйсы Максим сеңлесен еш кына үзе белән секциягә алып килә торган була. Саша менә шулай кул сугышы белән мавыгып китә.
Ә менә 4нче мәктәпнең 9 сыйныф укучысы, Россиякүләм ярышларда призлы урыннар яулаган Рената Шакирова: "Мине 6 яшемдә бирегә әнием алып килде. Башта авыр иде, хәзер спортсыз яшәүне күз алдына да китермим. Иң зур хыялым - Олимпия уеннарында катнашу", - ди. 1 сыйныфтагы сеңлесе Яна да бу секциягә йөри башлачак.
Эрик Сергеевның әнисе Әнисә Рәхимҗановна сөйләвенчә, малай кечкенә чагында төрле авырулардан интегә. "Хастаханә бусагасын күп таптарга туры килде безгә. Спорт белән шөгыльләнә башлауга, барысы да нормальләште. Улыбыз спортка бик җитди карый, чөнки киләчәктә ФСБ офицеры булырга җыена", - дип сөйли ул.
Анапага яшүсмерләрне әти-әниләре озата барган. Шуңа күрә 3нче мәктәп укучысы Айнур Камалетдиновның әнисе Гөлнара Алмазовна улының нинди тырышлык белән бронза медаль алуын әле дә дулкынланып сөйли. Ә ике улының да җиңү арты җиңү яулауларына күнеккән Каринэ Аракелян: "I урын алган очракта, мөгаен, инфаркт булыр иде", - дип шаярта.
Аның уллары Тигран һәм Аракелян турында аерым әйтми мөмкин түгел. Аларның, тренерларыныкы кебек үк, кара билбаулары бар. Тик тыйнак егетләр аларны бервакытта да кимиләр. Әниләре: "Ярышларга секцияләрдә дә, өйдә дә әзерләнәләр. Өйдәге люстраларны да ваттылар инде", - дисә дә, бу сүзләр артында горурлану хисләре ятуын тоймый мөмкин түгел. Тигранны Франциядә узачак Дөнья Чемпионатына чакырганнар. Ә менә быел ИжГТУга укырга кергән Грайр белән удмурт тренерлары кызыксына икән. Сүз уңаеннан: Анапада узган ярышларда Грайр үз көчен ир-егетләр категориясендә сынаган һәм лаеклы рәвештә бронза медальгә ия булган.
2нче мәктәп укучысы Артур Русских: "Мин җиңү турында хыялланмадым да. Беренче турда ук төшеп калырмын дип уйладым", - ди. Тыйнак яшүсмер җиңүе турында әнисенә дә хәбәр итми. Тик әнисе үзе шалтыратып аңа сеңлекәше тууы турында хәбәр иткәч, түзми, Россия чемпионы исеменә лаек булуын әйтә. "Аларның икесен дә җиңүче дип атарга була", - ди Каринэ Аракелян. Ә без аларның барысын да җиңүче дип атыйбыз. Хәтта VII урын алган Раил Мурзинны да. Чөнки Чемпионатта 8 меңнән артык спортчы катнашкан. Шулай булгач, беренче унлыкка керү үзе уңыш түгелмени?!
×××
Ата-аналар тренер Алексей Голосеевка зур рәхмәтле. "Ул-кызларыбызның уңышларында аның өлеше әйтеп бетергесез зур. Ул балаларыбызны спорт белән кызыксындыру өчен ниләр генә эшләми?! Күптән түгел Новороссийскига алып барды. Нинди генә аттракционнарда йөртмәгән, ниләр белән генә сыйламаган ул аларны?! Һәр боларның барысы да - үз хисабыннан", - диләр алар. Бераз үпкәләре дә бар: иганәчеләр ярдәме саллырак булса, ярышларда күбрәк спортчы катнашыр һәм медальләр дә күбрәк яуланыр иде...
Екатерина САМСОНОВА.

PS: Анапада узган яшүсмерләрнең V Бөтенроссия хәрби сәнгать уеннарыннан безнекеләр 11 медаль белән кайттылар.
Артур РУССКИХ - кобудо буенча Россия чемпионы исеменә лаек булды.
Денис МАЙДУК - кобудо һәм СЭН,Э буенча II урын.
Эрик СЕРГЕЕВ - кобудо буенча III урын.
Айнур КАМАЛЕТДИНОВ - кобудо буенча III урын.
Тигран АРАКЕЛЯН - миксфайт (катнаш кара-каршы көрәш) буенча III урын.
Грайр АРАКЕЛЯН - миксфайт буенча III урын.
Рената ШАКИРОВА - кобудо һәм СЭН,Э буенча II урын.
Александр СИНЦОВ - кобудо буенча - II, миксфайт буенча III урын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев