Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Шабаевлар көрәшкә чакыра

20 апрельдә 3нче шәһәр мәктәбе базасында тагын бер зур көрәш бәйгесе булачак. Ул районда бик хөрмәтле ветеран көрәшче Баян ШАБАЕВ истәлегенә багышлана. Кырынды авылыннан Шабаевлар - районда танылган көрәшчеләр иде. Сугышка кадәр елларда Баян абыйның әтисе Хисаметдин агага якын-тирәдә тиң көрәшчеләр булмый. Баһадир гәүдәле Хисаметдин абый заманында районда иң данлыклы...

20 апрельдә 3нче шәһәр мәктәбе базасында тагын бер зур көрәш бәйгесе булачак. Ул районда бик хөрмәтле ветеран көрәшче Баян ШАБАЕВ истәлегенә багышлана.
Кырынды авылыннан Шабаевлар - районда танылган көрәшчеләр иде. Сугышка кадәр елларда Баян абыйның әтисе Хисаметдин агага якын-тирәдә тиң көрәшчеләр булмый. Баһадир гәүдәле Хисаметдин абый заманында районда иң данлыклы көрәшче була. Әтисе үрнәгендә Баян да көрәш серләренә өйрәнеп үсә. 60-70 елларда Кырындыда һәм якын-тирә авылларда, Әгерҗедә, Ижауда, Кукмарада күп тапкырлар Сабан туе батыры булып кала. Ул күп еллар туган авылы Кырындыда колхоз бригадиры, шофер булып эшли, аннан күп еллар район эчке эшләр бүлегендә хезмәт куя. Лаеклы ялга чыккач алар җәмәгате Филисә ханым белән Казанга күченәләр. Ни кызганыч, моннан биш ел элек Баян ага вафат булды.
Аларның уллары - Шабаевлар нәселенең лаеклы дәвамчылары. Күптән түгел район башлыгы Кубогына узган көрәш бәйгесенә килгән Баян абыйның кече улы Марат әтиләре истәлегенә Әгерҗедә көрәш бәйгесе уздырырга теләкләре барлыгын әйтте. Һәм менә РФ Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы Фаяз һәм аның энесе Марат Шабаевлар әтиләре истәлегенә районыбыз көрәшчеләре арасында үз призларына көрәш бәйгесе уздырачаклар. Анда районыбыз җитәкчеләре, Казаннан дәрәҗәле кунаклар - ТРның Дәүләт Советы Комитеты рәисе урынбасары Рафил Ногоманов, "Ак Барс" Холдинг компаниясе" җәмгыяте генераль директоры Иван Егоров, якташларыбыз - ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов, "Генерирующая компания" генераль директоры Рәүзил Хаҗиев, "Татарстан күперләре" җәмгыяте генераль директоры Ринат Мухъянов, республика кан салу станциясенең баш табибы Рамил Тураев һәм башкалар килүе көтелә. Тантанада Баян абыйның хатыны Филисә ханым, бертуган апалары Майфрүзә һәм Мансура дә катнашачак.
Бәйге дүрт үлчәү категориясендә узачак. Көрәшчеләр балалар арасында - 60 килога кадәр һәм аннан зурраклар, ә өлкәннәр арасында 80 килога кадәр һәм зурраклар арасында булачак. Көрәшчеләр арасында ике абсолют батыр билгеләнәчәк. Ярышлар 20 апрельдә 3нче шәһәр мәктәбендә сәгать 10да башлана. Рәхим итегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев