Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Чит ил спортчылары да таң калды

Әгерҗе балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең кул сугышы секциясендә шөгыльләнүче спортчыларыбыз тагын бер зур бәйгедән җиңү белән кайттылар. Санкт-Петербург шәһәрендә узган "Көнчыгыш-Көнбатыш" хәрби сәнгать VII Халыкара Олимпиадасында Алексей Голосеевның 14 шәкерте 29 медаль (!) яулады. Тренер белән әңгәмәбез - шул турыда. - Алексей Владимирович, сезне Санкт-Петербургка озатканда без егет-кызларның берничә комплект медаль...


Әгерҗе балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең кул сугышы секциясендә шөгыльләнүче спортчыларыбыз тагын бер зур бәйгедән җиңү белән кайттылар. Санкт-Петербург шәһәрендә узган "Көнчыгыш-Көнбатыш" хәрби сәнгать VII Халыкара Олимпиадасында Алексей Голосеевның 14 шәкерте 29 медаль (!) яулады. Тренер белән әңгәмәбез - шул турыда.
- Алексей Владимирович, сезне Санкт-Петербургка озатканда без егет-кызларның берничә комплект медаль яулап кайтуларына өметләнгән идек инде. Шулай да кемнәр алтын медальгә лаек булдылар?
- Грайр Аракелян, Артем Игнатьев, Рената Шакирова, Гүзәл Гыйззәтова - берәр, Тигран Аракелян, Эрик Сергеев - икешәр, Саша Синцова өч алтын медаль яулады. Бу бәйгедә Рената безне аеруча сөендерде. Без аннан бу олы җиңүне 6 ел көттек. Бик күп бәйгеләрдә призер булса да, аның әлегәчә беренче урын алганы юк иде.
Халыкара Олимпиадада медальләр дә зурлыклары һәм авырлыклары белән аерылып торалар. Ә аларны яулау спортчыларыбызга җиңел булмады. Чөнки әлеге бәйгедә Америка, Нигерия, Әзербайҗан, Тайланд, Белоруссия, Иран, Голландия - барлыгы 25 илдән 9 мең спортчы катнашты. Алар хәрби сәнгатьнең 36 төрендә көч сынаштылар.
- Ә безнекеләргә тел белмәү артык комачауламадымы соң?
- Егетләр-кызлар аптырап калмадылар. Бигрәк тә, Антон Карманов белән Ленар Насыйров кунакханәдә башка илләрдән килгән яшьтәшләрен шаккатырдылар. Егетләребез, голландиялеләр белән дуслашып, инглиз телендә аралаштылар. Ә Артем Игнатьев гитара кылларын чиртә башлауга, чит ил яшьләре аны әйләндереп алдылар. һәм тын да алмый Артемның җырлавын тыңладылар. Аны бу кичне көчле алкышларга күмделәр.
- Шәкертләрегезнең һәрчак яхшы кәефтә булуы сөендерәдер, әлбәттә.
- Алар беркайчан да төшенкелеккә бирелеп, борын салындырып йөрмиләр, башкаларга да күңелсезләнергә ирек куймыйлар. Мәсәлән, Тимур Жуйков мәзәкләр сөйләргә бик оста. Поездда барамы, бәйгегә чыгарга әзерләнәме, аның телендә - һәрчак юмор. Уйламаганда-көтмәгәндә шигырьләр дә чыгарып куя ул. Әлеге олимпиадада Тимур беренче тапкыр үзен хөкемдар буларак сынады. Быел аңа хөкемдарлык разряды бирәчәкләр.
- Спортчыларга җиңү авырдан бирелдеме?
- Әйе, җиңел булмады. Арыган, талчыккан спортчылар хәтта ярышлар барган урында ук йокыга китәләр иде. Бәйге төнге 12ләргә кадәр дәвам итте. Шулай да иң матур җиңү финал ярышларында Грайрныкы булды. Ул Рязань шәһәреннән килгән милләттәше, әле моңа кадәр беркемгә дә җиңелмәгән әрмән егетен "сухой"га җиңде. Әлеге олимпиадада Грайр кул сугышы буенча инде икенче тапкыр спорт мастеры разрядын үтәде. Ә аның энесе Тигран туган көнендә чемпион булды. Әнә шулай кечкенә генә Әгерҗе егет-кызлары да Санкт-Петербургта чит ил спортчыларын таң калдырды.
- Ә шәһәр буйлап сәяхәт кылырга вакытыгыз калдымы соң?
- Әлбәттә. Буш вакытта Санкт-Петербургның тарихи истәлекле урыннарын карадык, фотосурәтләргә төштек.
Р.S. Бу көннәрдә Алексей Голосеев шәкертләре Мәскәүдән - Россия Кубогына барган ярышлардан кайттылар. Әлеге бәйгедә Эрик Сергеев - көмеш, Грайр Аракелян, Яна Серебрякова, Рената Шакирова бронза медаль алдылар.
Әңгәмәдәш - Екатерина САМСОНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев