Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Татар-информ материаллары буенча

Дәүләт Думасында фатирда мәче һәм этләр санын чикләү турында проектны карарга мөмкиннәр

Дәүләт Думасы 2026 елның гыйнварында фатирларда этләр һәм мәчеләрнең чик санын торак мәйданына карап билгеләргә тәкъдим иткән закон проектын беренче укылышта карарга мөмкин, дип хәбәр итә РИА Новости агентлыгы

Дәүләт Думасы депутаты Евгений Марченко шундый инициатива белән чыкты. Документ «Хайваннарга карата җаваплы мөнәсәбәт һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында»гы законга үзгәрешләрне күздә тота.

«Дәүләт Думасы тарафыннан закон проектын беренче укылышта карауга әзерләү вакытын 2026 елның гыйнвары дип билгеләргә», – диелә документта.

Проект белән бер эт яки бер песигә норматив (торак бүлмәдәге гомуми мәйданның 18 квадрат метры) кертергә тәкъдим ителә. Әлеге норма Россиянең бөтен территориясендә кулланылырга тиеш, шул ук вакытта төбәкләрдә, җирле үзенчәлекләрне исәпкә алып, өстәмә, катгыйрак таләпләр кертү мөмкинлеге саклана.

Проектта шулай ук искәрмәләр дә каралган: песи яки эт баласы алты айга җиткәнче, лимитларны вакытлыча арттырырга рөхсәт ителә.

Инициатива авторы фикеренчә, бердәм стандартлар күп фатирлы йортларда күршеләр арасындагы низагларны киметергә һәм йорт хайваннарын асраганда санитар-эпидемиологик таләпләрнең үтәлешен тәэмин итәргә булышачак.

ЧЫГАНАК

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев