«Физик-химик алгарыш» проектына Татарстанда 1,4 млрд сумнан артык акча бүленәчәк
Бу хакта журналистлар белән очрашуда Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте
Татарстанда «Физик-химик алгарыш» («ФизХим алгарыш») яңа проектына старт бирелде. Аны финанслауга агымдагы уку елында 1,4 миллиард сумнан артык акча юнәлдереләчәк.
Министр сүзләренә караганда, проект педагогларга, укучыларга һәм мәгариф учреждениеләренә ярдәм итү буенча чаралар комплексын үз эченә ала, шулай ук физика һәм химияне популярлаштыруга юнәлдерелгән.
Финанс ярдәме түбәндәгечә бүленәчәк: 30 мәктәпкә 1 миллион сум, тагын 30ына 600 мең сум күләмендә грант биреләчәк. 200 укытучыга бер тапкыр бирелә торган 240 мең сум акча каралган. Физика һәм химия буенча укучыларны әзерләү белән шөгыльләнүче 20 югары уку йорты мөгаллимнәре өстәмә рәвештә 200әр мең сум алачак.
«Яхшы ярдәм булачак», – дип ассызыклады Илсур Һадиуллин.
Параллель рәвештә республикада 2024 елда эшли башлаган «Физика-математик алгарыш» проектын гамәлгә ашыру дәвам итә. Аны тормышка ашыру өчен агымдагы елда 233 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Министр билгеләп үткәнчә, узган уку елында әлеге проект ярдәмендә 20 махсуслаштырылган физика-математика сыйныфы ачылган, быел тагын шундый 20 сыйныф ачу планлаштырыла.
Илсур Һадиуллин шулай ук кадрлар белән тәэмин итү турында мәгълүмат китерде: бүген Татарстан мәктәпләрендә 564 химия укытучысы, 860 ка якын физика укытучысы һәм 623 информатика укытучысы эшли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев