Шәгъбан-2026: кайсы көннәрдә ураза тотарга һәм бу айны ничек үткәрергә
Дүшәмбе, 19 гыйнварда, Кояш баегач, Шәгъбан ае керәчәк
Бу айның мөселманнар өчен әһәмияте һәм аны ничек үткәрергә кирәклеге турында Татар-информ хәбәр итә.
Шәгъбан ае – мөселман ай календаре буенча сигезенче ай. Ул изге Рамазан ае алдыннан була. Шул сәбәпле ул Рамазанга әзерлек ае буларак карала. Быел Шәгъбан ае 19 гыйнварда Кояш баегач башлана һәм 18 февральдә тәмамлана.
Шәгъбан аенда ураза
Бу айда дин тотучылар үз организмнарын Рамазан аена ураза тотуга әзерләргә тиеш. Шул сәбәпле Шәгъбанда ураза тоту бик кирәкле санала.
Мөхәммәд салләллааһү галәйһи үәсәлләмнең хатыны Гайшә болай дигән: «Мин Аллаһ Илчесенең Рамазаннан башка айда ай буе ураза тотканын күрмәдем. Һәм мин аның бер айда да уразаны Шәгъбанга караганда күбрәк тотканын күрмәдем». (Әл-Бохари һәм Мөслим).
Димәк, мөселманнарга, Пәйгамбәребез үрнәгендә, Шәгъбан аенда ураза тотарга кирәк. Ләкин моны ай буе эшләргә кирәкми, аерым көннәрне сайлап алу да җитә.
Беренчедән, уразаны дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә тотарга киңәш ителә, чөнки Пәйгамбәр салләллааһү галәйһи үәсәлләм үзе Рамазаннан тыш нәкъ менә шушы көннәрдә ураза тоткан. Икенчедән, Шәгъбан аеның 13, 14 һәм 15 нче көннәрендә ураза тотарга кирәк, быел алар 1, 2 һәм 3 февральгә туры киләчәк.
Шул ук вакытта, Шәгъбан аеның соңгы көнендә ураза тотарга кирәкми.
Шәгъбан аенда нәрсәләр эшләү хәерле
Шулай ук бу айда мөселманнарга изге гамәлләр эшләргә тырышырга кирәк. Аерым алганда, бу намаз уку, Коръән уку, Аллаһны искә алу, мохтаҗларга ярдәм итү, садака бирү, гаилә әгъзалары белән күбрәк вакыт үткәрү булырга мөмкин.
Пәйгамбәр салләллааһү галәйһи үәсәлләм болай дигән: «Кешеләр Рәҗәб белән Рамазан ае арасындагы айны бәяләп бетермиләр. Бу ай дәвамында кешенең эшләре Аллаһка таба күтәрелә» (Нәсаи һәм Әхмәд).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев