Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Татар-информ материаллары буенча

Шиһабетдин Мәрҗани йортында мәдәни-агарту киңлеге булдырылачак

Бу хакта «Татар-информ»га «Тарихи мохит» МБУ директоры Элина Табакчи сөйләде

Иске Татар бистәсендәге Шиһабетдин Мәрҗани йортын реконструкцияләүгә әзерлиләр. Бу хакта «Татар-информ»га «Тарихи мохит» МБУ директоры Элина Табакчи сөйләде.

«Бу объект безнең карамакта, һәм без хәзер «Татинвестгражданпроект» белән берлектә Шиһабетдин Мәрҗани йорты буенча проект-смета документациясен проектлау һәм эшләү этабында торабыз. Без киләсе елда төзелеш һәм ремонт эшләренә финанслау алырга өметләнәбез», - дип билгеләде Табакчи.

Аның сүзләренә караганда, йортта мәдәни-агарту киңлеге оештырырга планлаштыралар.

«Безнең планда – биредә мәдәни-агарту киңлеге булдыру. Монда кешеләр үзләренә кызыклы шөгыльләр таба алачак, иҗади белем бирү лабораторияләрендә катнашачак, татар телен өйрәнәчәк һәм, гомумән, бу йорт Иске Татар бистәсендә яңа җәлеп итү ноктасына әвереләчәк», – дип өстәде ул.
 

 

ЧЫГАНАК 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев