Татарстан абитуриентларына медицина югары уку йортларына керү өчен өстәмә баллар алу мөмкинлеге бар
Өстәмә баллар максатчан урыннарга конкурс нигезендә кабул ителгәндә исәпкә алына
Татарстанда ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Казан дәүләт медицина университеты оештырган «Медицинага таба синең адымнарың» һөнәри юнәлеш бирү проекты старт ала. Әлеге проектта катнашу 2026 елгы абитуриентларга илнең теләсә кайсы медицина югары уку йортына кергәндә биш өстәмә балл җыю мөмкинлеге бирәчәк.
Чара 7–13 февральдә «Ак халатлы фәрештәләр – Ангелы в белых халатах» фестивале кысаларында үткәрелә. Өстәмә баллар алу өчен берничә шартны үтәргә кирәк:
- 7 февральгә кадәр QR-кодны сканерлап теркәлергә;
- медицина тарихына багышланган викторинада катнашырга;
- хирург Александр Вишневский турында биографик фильмны карап, аның эчтәлеге буенча сорауларга дөрес җавап бирергә.
Казан дәүләт медицина университетында аңлатуларынча, өстәмә баллар максатчан урыннарга конкурс нигезендә кабул ителгәндә исәпкә алына. Иртә һөнәри юнәлеш бирүгә багышланган әлеге проект «Кадрлар» милли проекты максатларына туры килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев