Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Татар-информ материаллары буенча

Татарстанда 80нән артык гаилә күпфункцияле гаилә үзәкләрендә ярдәм алды

2025 елның декабрендә Әлмәттә һәм Казанның Авиатөзелеш районында ачылган ике күпфункцияле гаилә үзәгенә 85 гаилә мөрәҗәгать иткән

Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева билгеләп үткәнчә, сораулар күптөрле.

Мөрәҗәгать итүчеләр арасында — хокукларыннан мәхрүм ителгән һәм аларны торгызырга омтылучы ата-аналар; алкоголь белән проблемалар аркасында социаль куркыныч хәлдә калган гаиләләр; ашыгыч консультацияләргә яки хезмәтләргә мохтаҗ махсус хәрби операциядә  катнашучыларның туганнары. Шулай ук бала һәм ата-ана арасындагы мөнәсәбәтләр бозылган гаиләләр дә ярдәм ала. Алар белән шунда ук психологлар һәм социаль педагоглар эшли башлый: диагностика үткәрелә, проблемаларның  асылы ачыклана һәм конфликттан чыгуның төп юллары тәкъдим ителә.  Министр урынбасары аңлатуынча, һәр очрак өчен  ярдәм итүнең шәхси программасы эшләнә. 

Исегезгә төшерәбез, күпфункцияле гаилә үзәкләре үз эшчәнлекләрен «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында алып бара. Бу үзәкләрдә ата-аналар һәм балалар «Бер тәрәзә» принцибы буенча социаль ярдәм һәм хезмәтләр турында комплекслы мәгълүмат ала, шулай ук проблемаларны хәл итүдә шәхси ярдәмгә өмет итә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев