Татарстанда февраль гадәттәгедән салкынрак булачак
Кышның соңгы аенда һаваның уртача айлык температурасы –10,7 градус тәшкил итә
Алдагы ун көндә Татарстан территориясендә температура гадәттәгедән 5–6 градуска түбәнрәк булачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына «Метео» фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, бу февраль аеның уртача айлык температурасының климатик нормадан түбән булуы өчен җитәрлек булачак. Шул ук вакытта айның икенче яртысы беренче яртысы кебек үк салкын булмас. Гомумән алганда, фаразлар буенча, республикада февраль гадәттәгедән 2–3 градуска салкынрак булыр дип көтелә.
Климатик күрсәткечләргә ярашлы рәвештә, февраль төбәктә традицион рәвештә салкын һәм кар аз явучы ай булып санала. ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, кышның соңгы аенда һаваның уртача айлык температурасы –10,7 градус тәшкил итә, ә уртача явым-төшем күләме – 26,1 миллиметр. Әмма быел бу ай калын кар катламы белән сөендерергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев