Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Татар-информ материаллары буенча

Татарстанда яшьләр учреждениеләренең эш вакытын 21:00 сәгатькә кадәр озайтырга планлаштырыла

Аның сүзләренә караганда, яшьләр оешмаларының эш графигы үзгәртеләчәк, чөнки яшьләр, нигездә, яңа белем һәм күнекмәләр алу өчен аларга укудан яки эштән соң килә

Татарстанда яшьләр учреждениеләре эшен кичке сәгать 9га кадәр, ә кайбер очракларда тагын да соңрак вакытка кадәр озайту планлаштырыла. Бу хакта «12 кат» проекты кысаларында  «Татар-информ» агентлыгының баш мөхәррире Ринат Билаловка биргән әңгәмәсендә «Татарстан Республикасының яшьләр эшләре буенча министры Азат Кадыйров  белдерде.

Аның сүзләренә караганда, яшьләр оешмаларының эш графигы үзгәртеләчәк, чөнки яшьләр, нигездә, яңа белем һәм күнекмәләр алу өчен аларга укудан яки эштән соң килә. 

“Безнең объектлар кичкә кадәр, 21:00 сәгатькә кадәр, бәлки соңрак та ачык булырга тиеш. Бездә һәрьяклап үсеш өчен инфраструктура бар, ләкин, кызганычка каршы, барлык учреждениеләр дә әлегә аудитория белән нәтиҗәле эшләргә күнекмәгән”,  –  дип аңлатты министр. 

Бу чара шулай ук социаль челтәрләрдән деструктив йогынтыны профилактикалауның бер өлеше булачак, чөнки балалар һәм яшүсмерләрнең үз мавыгулары белән махсус билгеләнгән урыннарда шөгыльләнү мөмкинлеге барлыкка киләчәк. 

“Безне җитди профилактик эш көтә, моның зарурлыгын Түбән Кама шәһәрендә булган соңгы вакыйгалар да  сөйли. Бу – социаль челтәрләрдә зарарлы контентның үсеп килүче буынга йогынтысының турыдан-туры нәтиҗәсе. Кызганычка каршы, 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләрнең 60 процентантан артыгы мондый аккаунтларга язылган яки шундый төркемнәрдә тора.  Кисәтү эшендә бушлык бар, без аны төзәтәчәкбез»,  – дип ассызыклады Азат Кадыйров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев