Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Татар-информ материаллары буенча

Татарстанда юка бозга чыгу җитди штрафлар белән яный

Калынлыгы 7 сантиметрдан ким булган бозга чыккан өчен түбәндәге штрафлар каралган

Язгы боз зур куркыныч тудыра. Нык булмаган бозга чыгу яки махсус җиһазландырылылган кичүләрдән боз өстенә транспорт белән чыккан өчен нинди җаваплылык каралуы турында Россия Гадәттән тыш хәлләр минстрлыгының  ТР буенча Баш идарәсе искәртте.

 «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең су объектларында кешеләр куркынычсызлыгы бүлеге башлыгы Регина Гаязова Татарстан Республикасы кодексы нигезендә билгеләнгән административ санкцияләр турында сөйләде.

Калынлыгы 7 сантиметрдан ким булган бозга чыккан өчен түбәндәге штрафлар каралган:

  • гражданнар өчен – 1,5 меңнән 2 мең сумга кадәр; 
  • вазифаи затлар өчен –  5 меңнән 7 мең сумга кадәр; 
  • юридик затлар өчен –  50 меңнән 70 мең сумга кадәр. 

Махсус җиһазландырылган боз кичүләре булмаган урыннарда транспорт чаралары белән боз өстенә кергән өчен штраф күләме хокук бозучының статусына карап билгеләнә һәм 3 мең сумнан алып 400 мең сумга кадәр җитәргә мөмкин (физик зат, вазифаи зат яки оешма булуына карап).

Коткаручылар республика халкын һәм кунакларын үз гомерләрен нигезсез куркыныч астына куймаска, гамәлдәге чикләүләрне истә тотарга чакыра.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев