Татарстанда пилотсыз авиация системалары буенча үзәкләр булдыруга 2 млрд сумнан артык акча бүленәчәк
Акчаларның күп өлешен – якынча 1 474 027,8 мең сум – федераль бюджеттан субсидия сыйфатында бүлеп бирәчәкләр
Республикада пилотсыз авиация системалары өлкәсендә сынаулар һәм компетенцияләр фәнни-җитештерү үзәкләре челтәрен төзү буенча масштаблы проект старт ала. ТР Финанс министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, аны финанслауның гомуми күләме 2 миллиард сумнан артып китәчәк. Планлаштырылган кертемнәрнең гомуми суммасы 2 019 216,2 мең сум тәшкил итә. Акчаларның күп өлешен – якынча 1 474 027,8 мең сум – федераль бюджеттан субсидия сыйфатында бүлеп бирәчәкләр. Тагын 545 188,4 мең сум республика бюджетыннан керәчәк.
Финанслау фәнни-җитештерү үзәкләрен югары технологияле җиһазлар белән тәэмин итүгә юнәлдереләчәк. Бу эшләрнең тулы циклы өчен кирәк: пилотсыз очкычларны, шулай ук аларның төп компонентларын һәм комплектлаучы детальләрен проектлау һәм сынаулардан алып серияле чыгаруга кадәр.
Проект «Пилотсыз авиация системалары» милли проектының «Пилотсыз авиация системаларын һәм аларның өлешләрен ясау, стандартлаштыру һәм серияле җитештерү» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Сметага, җиһазның үз бәясеннән тыш, аны транспортлау һәм җибәрү-көйләү эшләрен башкару чыгымнары да кертелгән.
ИА «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев