Татарстанда тәүлеклек газ бирү күләме тарихи максимумга җиткән
Мондый нәтиҗә газ транспорт инфраструктурасын планлы рәвештә модернизацияләү нәтиҗәсендә мөмкин булган
Татарстан кулланучыларына табигый газ бирү буенча тәүлеклек рекорд 2026 елның 25 гыйнварында теркәлгән. «Газпром трансгаз Казан» компаниясе мәгълүматлары буенча, бу көнне республикага 87,9 млн кубометр газ җибәрелгән. Бу барлык күзәтүләр чорында максималь күрсәткеч булып тора.
Ресурсның зур өлеше, 68,8 млн кубометр, сәнәгать комплексы һәм энергетика ихтыяҗларына юнәлдерелгән. Торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләре, шулай ук социаль өлкә объектлары (торак йортлар, медицина һәм мәгариф учреждениеләре) 19,1 млн кубометр газ алган. Компаниядә белдерүләренчә, мондый нәтиҗә газ транспорт инфраструктурасын планлы рәвештә модернизацияләү нәтиҗәсендә мөмкин булган. Ул гамәлдәге торбаүткәргечләрне көчәйтүне, яңа объектлар төзүне һәм системаны даими рәвештә иң югары йөкләнеш шартларында эшләүгә әзерләүне үз эченә ала.
«Татарстан газ системасының абсолют ышанычлылыгы салкыннар һәм икътисади үсеш чорында раслана», – дип ассызыклыйлар «Газпром трансгаз Казан» компаниясендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев