Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Татар-информ материаллары буенча

Үз йортларын төзүче яшь татарстанлылар торак программасы буенча ТР Яшьләр министрлыгыннан ярдәм алырга мөмкин

Бу хакта «12 кат» проекты кысаларында «Татар-информ» агентлыгының баш мөхәррире Ринат Билаловка биргән әңгәмәсендә «Татарстан Республикасының яшьләр эшләре буенча министры Азат Кадыйров хәбәр итте

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре  буенча министрлыгы яшь гражданнар өчен шәхси торак төзелешендә ярдәм итүгә юнәлдерелгән яңа торак ярдәме программасын эшли. Бу хакта «12 кат» проекты кысаларында  «Татар-информ» агентлыгының баш мөхәррире Ринат Билаловка биргән әңгәмәсендә «Татарстан Республикасының яшьләр эшләре буенча министры Азат Кадыйров хәбәр итте.

«Индивидуаль торак төзелеше өлкәсендә яшь гаиләләргә ярдәм итү программасына ихтыяҗ зур. Без Татарстанда мондый программаны 2026 елда ук эшләтеп җибәрү инициативасын тәкъдим итәргә планлаштырабыз. Моннан тыш, безнең тәкъдимнәр арасында авыл яшьләренә ислам ипотекасы алу мөмкинлеге дә бар»,  –  дип хәбәр итте ул. 

Азат Кадыйров торак проблемасының Татарстан яшьләре өчен иң актуаль булып калуын билгеләп үтте. Бүгенге көндә республикада дүрт шундый программа, шул исәптән бер федераль программа гамәлдә. 

«Шулай ук яшь галимнәр һәм белгечләр өчен ярдәм чаралары да бар. Әмма ихтыяҗ зур булып кала», –  дип нәтиҗә ясады министр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев