Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Әгерҗенең иң өлкән ветераны

Әгерҗедә гомер кичерүче Гыйльман ага ГАЙНЕТДИНОВка 25 февральдә 97 яшь тулды. Ул - районыбызда иң өлкән сугыш ветераны. Гыйльман ага тумышы белән Татар Шаршадысыннан. Сугышка кадәр Пермь якларында урман хуҗалыгында эшли, шунда булачак тормыш иптәше Екатерина белән таныша. Киләчәккә матур планнар корып гаилә дә корып җибәрәләр. Тик сугыш барлык хыялларын...

Әгерҗедә гомер кичерүче Гыйльман ага ГАЙНЕТДИНОВка 25 февральдә 97 яшь тулды. Ул - районыбызда иң өлкән сугыш ветераны.
Гыйльман ага тумышы белән Татар Шаршадысыннан. Сугышка кадәр Пермь якларында урман хуҗалыгында эшли, шунда булачак тормыш иптәше Екатерина белән таныша. Киләчәккә матур планнар корып гаилә дә корып җибәрәләр. Тик сугыш барлык хыялларын чәлпәрәмә китерә. Сугышның беренче көненнән фронтка алынган Гыйльманны башта Черкасск шәһәрендәге хәрби пехота училищесына укырга җибәрәләр, аннан - фронтка. Тула һәм аның тирәсендәге шәһәрләрне дошманнан азат итүдә катнашкан солдат Брянск өчен сугышларда каты яралана. "Өчәр-өчәр солдат рәт-рәт булып җәяүләп барганда мин минага басканмын. Ә ике ягымдагы сугышчан дусларыма берни дә булмаган", - дип искә ала ул. Мина бер аягының табанын һәм тезгә кадәр диярлек аягын өзә. Ике ай госпитальдә дәвалаганнан соң туган якларына кайтарып җибәрәләр аны. Иренең каты яраланып булса да исән-сау кайтуын язмыш бүләге итеп кабул итә Екатеринасы. Дус-тату яшәп, биш балага гомер бүләк итәләр. 1959 елда аларның гаиләсе Әгерҗегә килеп төпләнә. Гыйльман ага лаеклы ялга чыкканчы Әгерҗе инкубатор станциясендә хисапчы булып эшли. "Биш баланы аякка бастыру җиңел булмагандыр әти-әнигә. Җитмәсә, әти инвалид та бит әле. Тик ул бу кимчелеген безгә беркайчан да сиздермәде, башкалар белән беррәттән эшләде дә эшләде", - ди кызы Елена.
Үз гомерендә бик күп авыр югалтулар да кичерә Гыйльман ага. 1982 елда 43 ел иңне-иңгә куеп яшәгән Екатеринасы дөнья куя. Икенче тапкыр өйләнеп, 27 ел бергә яшәгән җырчы сандугачы Рәхимәсенең дә вафатына ике ел инде. Улы Александр да - җир куенында. Бүген аның сөенече - дүрт кызы, оныклары, оныкчыклары. Читтә яшәүче балаларының кайтуын түземсезлек белән көтә ул. Сагынырга ирек куймыйлар кызлары, чиратлашып кайтып кына торалар. "Тик әти "балалар кайтып эшләрләр әле" дип кул кушырып утыра торганнардан түгел. Кәефе яхшы чакларда хәтта керен дә юып куя әле", - ди Елена. Колагы гына ишетми ветеранның, шуңа бик борчыла. "Телевизор карап, яңалыклардан хәбәрдар булып яши алмыйм шул", - дип уфтана. Ә менә сигез ел аңа хезмәт күрсәтүче социаль хезмәткәр Флүрә ханым Нуретдинова "бер-беребезне күз карашыннан аңларга өйрәндек инде" ди Гыйльман агага булган олы ихтирамын ассызыклап. Флүрә ханым "ул миңа әтием, бабам кебек якын", дисә, ветеран бу социаль хезмәткәрне "бишенче кызым ул минем" дип атый яратып. "Аның сабырлыгына шаккатам мин. Сызланган чаклары да буладыр, тик аның бервакытта да зарланганы юк. 97 яшендә үзе башкалар кайгыртуына мохтаҗ Гыйльман ага балалары берәр көн шалтыратмасалар, шунда ук миннән аларның хәлләрен белүемне үтенә. Чын аталарча кайгырту менә ничек була ул", - дип дәвам итә Флүрә ханым.
9 Майда да сугыш ветераны янына балалар җыелачак. III дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены, бик күп медальләр таккан костюмын киеп бәйрәм тантанасына бара алмаса да, бу олы бәйрәмне якыннары белән билгеләп үтәчәк. Әнә, Казанда яшәүче кызы да оныгы белән кайтырга җыена. Ә утны-суны кичкән ветеран өчен якыннарының яратуыннан, ихтирамыннан да олы бүләк юк ул.
Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев