Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Истәлекле туган көн

"Шушы яшемә җитеп бер тапкыр да туган көнемне билгеләп узганым юк иде. Ә менә 90 яшьлек юбилеема сез бик олы бүләк ясадыгыз", - дип каршы алды район башлыгы исеменнән котлау открыткасы, күчтәнәчләр алып килгән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинованы Әгерҗедәге Трудовая урамында яшәүче Наталья ЗВЕРЕВА. "Без үскәндә туган...

"Шушы яшемә җитеп бер тапкыр да туган көнемне билгеләп узганым юк иде. Ә менә 90 яшьлек юбилеема сез бик олы бүләк ясадыгыз", - дип каршы алды район башлыгы исеменнән котлау открыткасы, күчтәнәчләр алып килгән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинованы Әгерҗедәге Трудовая урамында яшәүче Наталья ЗВЕРЕВА.
"Без үскәндә туган көннәрне белгән кеше дә булмады. Кая инде ул авыр елларда күңел ачулар?!" - дип дәвам итте ул. Киров өлкәсендә туып-үскән, шунда гомер кичергән Наталья Николаевнаның тормышы башка яшьтәшләренеке кебек үк бер дә җиңелдән булмый. Яшь чактан ук колхозда алны-ялны белми эшләгән Наташаның уңган-булганлыгына авылдашлары таң кала торган булалар. Печән вакытында эскерт өстендә һәрвакыт ул тора. "Миннән дә оста итеп эскерт куючы юк иде", - дип сөйли ул. Сугыш елларында көн-төн эшләгән вакытлары - бүген төш кебек кенә. Әмма искә төшсә, тәннәре чемердәп китә аның. "Колхозда бөтен эш кул көче белән башкарылды бит. Тамагыбыз ач, өстебез сәләмә, итәк тулы бала булса да сер бирмәдек", - ди Наталья Николаевна. Ул озак еллар сыер савучы булып эшләп лаеклы ялга чыга. Ире Василий белән дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Әмма икесенең гомере бик кыска була шул газизләренең. "Гомерем буе бер эштән дә курыкмадым, кеше хәленә керә белдем, күршеләр белән дус яшәдем. Кайгы-хәсрәт кичергәндә дә урамга чыгып зар елап йөрмәдем", - ди Наталья Николаевна. Аларның күршеләре белән ике арада хәтта койма да булмаган, ишек тә бикләп йөрмәгәннәр. "Өйдән энә дә югалмады. Шулкадәр бер-беребезгә ышанып яшәдек", - ди дә тирән уйга чума ул...
"Эх, кайтасы иде хәзер туган авылга. Менә шушы фотосурәттәге кирпечтән төзелгән өемдә урамга карап рәхәтләнеп бер чәй эчәр идем. Ә бакчага чыксаң... Ниләр генә үстерми идем мин анда! Дөрес, хәзер чүп үләннәре басып киткәндер инде. Әмма күңелгә үз йортыңның кычытканы да, алабутасы да якын бит. Урамда гына авылдашларымны, кордашларымны таба алмам инде. 120 йортлы авылда хәзер беркем дә яшәми. Кая китеп беттегез соң сез, авылдашлар? Нигә ташладыгыз авылны? Балаларыбыз үскәндә чыр-чу килгән тавышлар нигә юк соң хәзер..." дип гомерен уздырган Зимнячкасын күз алдына китерә ул.
Иренең вафатыннан соң кызы һәм улы янына Ижау шәһәренә күченгән Наталия әбинең, әнә шулай, туган авылын искә алмаган көне юк. 3 ел инде анда булганы юк икән. "Балалар быел да алып кайтмасалар, поездга утырам да китәм. Барыбер авылны эзләп табармын әле", - дип күңелен үсендереп куя.
"Тиздән алып кайтачакбыз. Әнинең сәламәтлеге бик какшады шул. Без аны ерак юлга алып чыгарга куркабыз", - диләр балалары. Моннан өч ел элек Наталия Николаевнаның күзләре сукырая. Шулай булса да, авыл карчыгы Ижауда фатирда яшәргә теләми, үз йорты турында хыяллана. Узган ел кызы Ангелина Васильевна әнисе белән Әгерҗегә күченә. Трудовая урамыннан йорт сатып алалар, төзекләндерү эшләре үткәрәләр. "Әгерҗегә күчкәнгә һич кенә дә үкенмибез. Йортыбыз урнашкан урам бик матур. Бакчабыз да зур. Җәй көне әнине бакчага алып чыгам, ул рәхәтләнеп кошлар сайраганын тыңлап утыра. Әле менә мунча бурасы да сатып алдык. Биредә үзебезне авылда кебек хис итәбез", - ди Ангелина Васильевна. "Аннан күршеләребез дә бик әйбәтләр. Әнә, Рамилә һәр көнне хәлебезне белеп тора. Аның белән сөйләшеп утырулары да бик рәхәт", - дип сүзгә кушыла Наталья әби дә.
Ижаудагы өлкән улы Михаил да әнисе янына гел кайтып йөри. Һәр атнаны бу йорт кунаклар белән тулы була. "Гомер көзем туган авылымнан читтә булса да, балаларым тәрбиясендә үтүенә сөенәм. Шушы рәхәт тормышта яшисе дә яшисе иде әле", - ди юбиляр.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев