Мәхәббәтнең күзе сукыр булды
Ирләре вафат булган яки аерылган хатыннардан ялгызлыкны бик авыр кичерүләре турында зар-моң сүзләрен бик еш ишетергә туры килә. Ә мин, 40 елдан артык ир белән михнәт чиккәннән соң, аерылышуыбызга сөенеп туялмыйм. Ярты гасырга якын гомеремне җәллим. Нигә шул гомер аның белән газап чигеп яшәдем икән дип аптырыйм. Башта аерылып кайтсам...
Ирләре вафат булган яки аерылган хатыннардан ялгызлыкны бик авыр кичерүләре турында зар-моң сүзләрен бик еш ишетергә туры килә. Ә мин, 40 елдан артык ир белән михнәт чиккәннән соң, аерылышуыбызга сөенеп туялмыйм.
Ярты гасырга якын гомеремне җәллим. Нигә шул гомер аның белән газап чигеп яшәдем икән дип аптырыйм. Башта аерылып кайтсам әти-әни ачуланыр, бәлки рәткә килер дидем. Аларга ирем турында бер начар сүз дә әйткәнем булмады. Авызым тулы кара кан булганда да төкермәдем. Аннан соң улым хакына түзим, малай кешегә әти кирәк дидем. Гомергә айнымаган ирләргә дә түзәләр бит дип үземне юатырга тырыштым.
Минем ирем аек исерек булды. Йөргән чакта ук көнләшсә дә әллә ни исем китмәде, сөендем генә. Ярата, шуңа көнләшә дип уйлый идем. Мәхәббәтнең күзе сукыр диюләре хак икән. Ә көнләшү аның гомерлек чир булган икән. Үзебезгә хәтта аның парлы дуслары кунакка килсә дә, алар киткәч, нигә гел аны ашарга кыстап, аның тирәсендә бөтерелдең дип кара тавыш чыгара иде. Концертка, бәйрәмгә чыксаң да күзең гел чит ирләрдә булды дип җанымны ашады. Ирем шулхәтле хәйләкәр кеше иде. Әти-әни йә туганнар килсә, аларның бер артына, бер алдына төшә, мине мактап туялмый. Алар китү белән өйдә тагын "Урамда фәлән ир белән сөйләшеп торганыңны күргәннәр", дип тавыш чыгару көндәлек күренеш иде безнең гаиләдә. Берәр гаебем булса, түзәр идең бу сүзләргә. Юк бит, чит ир белән гыйшык-мыйшык уйнау башыма да кермәде. Нинди генә әшәке сүзләр белән мыскыл итмәде ул мине. Югыйсә, ул кайтуга ашарга әзер, өйдә чисталык, бер каршы сүз әйтү юк аңа. Мондый иргә чәчең белән җир себерсәң дә ярап булмыйдыр. Улым үсеп, безнең арадагы мондый мөнәсәбәтне аңлый башлагач, "әни, нигә аерылмыйсың, әйдә, әтидән китик" дисә дә, кешедән яхшы түгел, ире эчми, акча эшли, бу хатынга нәрсә җитми дигән сүзләрдән курыктым. Бу көнләшүнең ахыры юньле бетмәс дип уйлый идем. Ул эштән кайтканны дер калтырап көтеп торуларым искә төшсә, хәзер дә дерт итеп китәм. Бер тапкыр эштән кайткач, ап-аек килеш бу миңа сугып җибәрде һәм дөмбәсли башлады. Улым килеп кермәсә, нәрсә булып бетәр иде икән. Улым бу көнне мине үз фатирына алып китте һәм "әни бүтән ул ерткыч янына кайтмыйсың", дип минем исемнән аерылышырга гариза язып илтте. Икенче көнне башым-күзем кара янып чыкты. Йөрәк өянәге белән хастаханәгә алып киттеләр. 20 көн анда дәваланганда бер тапкыр да яныма килеп карамады. Шулай итеп, без аерылыштык. Менә бер елдан артык инде улым сатып алып биргән фатирда ялгызым яшим. Бу ялгызлыкның ничек рәхәт икәнен аңлатырга сүзләр табалмыйм. Бер ел эчендә нервыларым тынычланды, ир белән торганда коры сөяккә калган идем, хәзер тазарып киттем. Ирсез тормышымның рәхәтлегенә сөенеп туялмыйм. Җырчы Хәмдүнә Тимергалиева әйтмешли (аны да ире кыйнаган бит), бүгенге көндә ирсез һәм җаным тыныч булуы белән бик бәхетле мин.
Бу сүзләрем белән килешмәүчеләр дә булыр. Ләкин җитмешне куып килүче тәҗрибәле хатын буларак әйтәм, ирләрне төзәтеп, үзгәртеп булмый икән. Түзеп булмаслыгын аңласагыз, кеше сүзенә карап тормагыз, вакытында арагызны өзегез. Үзегезне мыскыл иттереп, гомерегезне заяга уздырмагыз. Минеке кебек хәйләкәр, хатынга гомерендә бер җылы сүз әйтмәгән, кулы белән уйнаган ирләрне төзәтәм дип тырышмагыз.
Галимә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев