Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар

Гөлназ Асаева инстадусларына зур сөенечен әйтергә җыена

Бу яңалык аның шәхси тормышы белән бәйле булырга мөмкин

Гөлназ Асаева инстадусларына яңалык әйтергә җыена. Җырчы Уфадан Казанга кайтышлый сторис төшергән.

«Бу көннәрдә сезнең белән аралашырга вакыт булмады. Эш бик күп булды. Без Казанга кайтып барабыз, тиздән өйдә булачакбыз. Безнең сезгә әйтерлек бик сөенечле яңалыкларыбыз бар. Бу көннәрдә пост беләнме, видео беләнме, сезгә аны күрсәтербез», — ди ул инстадусларына.

Бу яңалык Гөлназ Асаеваның шәхси тормышы белән бәйле булырга мөмкин. Инстачылар инде күптән җырчыны декрет ялына китәргә вакыт булуы турында искәртә. 

Яңалыкның Асаеваның ире Вилдан Шәмсетдиновның (Вилли) Элвин Грей төркеменә кире кайтуы турында булуы да бар. Узган ел Элвин Грей Виллины, пирамида төзеп, кешеләрне алдауда гаепләгән иде. Элвин Грей җырчының төркемнән куылуы турында язды. Ул вакытта Гөлназ Элвин Грейга: «Этләр белән эт буласыбыз килми», - дип инстаграм аша җавап бирде.

Соңгы вакытта яшьләрнең аралары җайланды кебек. Социаль челтәрләрдә Асаева белән Элвин Грейның уртак фотолары еш күренә. Ике җырчы Лина Гарифуллина белән берлектә Уфадагы «Яңа моң» проектында жюрилык итте.

Чыганак: Интертат 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев