Гөлназ Сираевага баерга кем ярдәм иткән?
Җырчы бу хакта үзе сөйләде
Гөлназ Сираева баерга кемнәр ярдәм итүен сөйләде. Җырчының тормышында хейтерлар бик зур роль уйный икән.
«Күпчелек инстачылар, постлардагы 90 процент файдалы мәгълүматтан, калган 10 процент тискәресен күрә. Психология кануннары буенча, кеше начар әйбергә игътибарын юнәлтеп, үзенең энергиясеннән колак кага.
Тискәре комментарийлар белән сез үзегезнең кәефегезне һәм якыннарыгызның тормышын бозасыз. Ә ул комментарийлардан блогердан кала беркемгә дә файда юк. Чөнки алар безнең статистиканы арттыра, ә ул — өстәмә керем алу чыганагы булып тора. Шулай итеп, сез безгә баерга ярдәм итәсез», — дигән Гөлназ Сираева.
Озак та үтми Гөлназга «акчалар» ява башлаган. «Сине акыл өйрәтү туйдырмадымы әле?», «Син ник гел русча сөйлисең», «Татарларны болай да кысалар. Өстәвенә син дә үз телеңне онытып, русча сөйлисең», — дип яза инстачылар.
Чыганак: Интертат
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев