Гөлназ Асаева туеның кайда узачагын әйткән
Тамашачыны бу бик нык кызыксындыра
Гөлназ Асаева белән Вильдан Шәмсетдинов туй ясарга уйласалар, бәйрәм тантанасын сәхнәдә уздырачаклар. «Туган тел» телеканалындагы «Сер итеп» тапшыруы алып баручысы Роза Хәйруллинага Вильдан (Вилли псевдонимы белән чыгыш ясый) әнә шулайрак әйткән, дип яза "Интертат".
«Гөлназ, Вилли, сезнең туй булачакмы ул? Тамашачыны бу бик нык кызыксындыра», – дип сораган ул пардан.
«Без матур итеп язылыштык бит инде. Бәлки, булыр да. Бала еламаса», – дигән Гөлназ.
«Туй була калса, сәхнәдә үтәчәк», – дип кушылган хәләл җефетенә Вильдан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев