Җырчы кайнанасы белән төшкән фото куйган
Гүзәл Уразова кайнанасы белән төшкән фото куйган һәм «безне охшаган дип әйтәләр», дип язган.
«Кайнанам икәнен язмасам, күпләр „Гүзәл, синең әниеңме?“ — дип сорыйлар. Мин „әни“ дип йөртәм, шуңа да бәлки бутыйлардыр. Шундый рәхәт булды очрашулар, ешрак күрешик», — дип язган җырчы.
«Сез кайнанагыз белән охшагансыз бит»;
«Ирдән тора барысы да, ирең әйбәт, эчми-тартмый, балалар дип үлеп торса, кайнана-кайната да әйбәт була инде. Кайнанасы да акыллыга охшаган»;
«Хәзер кайнанага „әни“ дип сирәк әйтәләр», — дип язучыга башка инстачы: «Тәрбияле кешеләр кайнанага да „әни“ дип йөри инде, тәрбия алмаучылар гына „әни“ дип әйтми», — дип җавап биргән.
Чыганак: Интертат
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев