Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Йолдызлар

Илсөя Бәдретдинова Гүзәл Уразовадан көнләшә (ВИДЕО)

Бәби алып кайту турында җавап бирә

«Татар Тудей» аккаунтындагы видеода Илсөя Бәдретдинова Гүзәл Уразова һәм аның баласы турында сөйләп бара.

«Гүзәл Уразовадан көнләшеп утырам әле. Иснәп ятам нәни бәбиемне, ди. Февральдә бер бәбие дә тумаган булган икән аның. Менә уйлап ятам инде ничегрәк булыр икән дип, ди. Даңгыр-доңгыр итеп, бәләкәй булса да бөтен нәрсәне үзенчә ясап йөриячәк әле дим. Күз алдына китердем Гүзәлнең бәбиен кочаклап ятканын. И, тәмле була инде», — дип хисләнеп ала ул.

Рульда барган егет: «Сезгә дә кирәк бит инде».

«Бәби алып кайту Покровский пекарнядан ипи алып чыгу гына түгел. Мин бит әле аның ничек ясалганын хәтерлим», - ди Илсөя әллә чынлап, әллә шаярып.

Машинада утырып баручыларга кушылып, инстачылар да рәхәтләнеп көлгән.

Бу сорау - Илсөянең авырткан җиренә кагылу, чөнки җырчының бик тә кыз бала табасы килә. Бу турыда ул концертларында тамашачыларга да әйтә. Хәтта бер концертында «кыз табарга ярдәм итә алам» дип сәхнәгә бер ир-ат та менгән иде.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев