Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар

Иркә: «Ирем спиртлы эчемлекләрне өйгә кертми»

«Тамашачы бүләк итә икән, ул аны ача да раковинага түгә, шешәсен чүп чиләгенә ташлый», – дип ачылып сөйләгән җырчы

Җырчы Иркәгә кунакка килгәч, «Башкорт хуҗабикәсе» буларак билгеле блогер Миләүшә Шәйхелисламова җырчыга тамашачысы нинди бүләкләр бирүе хакында сорашкан. Видеоны социаль челтәрләргә «Вип-Арт» төркеме куйган.

Иркәгә концертларда спиртлы эчемлекләр дә бүләк итәләр икән. Җырчы блогерга шешәләрнең чүп чиләгенә китүен сөйләгән.

«Ирем спиртлы эчемлекләрне, гомумән, өйгә кертми. Тамашачы бүләк итә икән, ул аны ача да раковинага түгә, шешәсен чүп чиләгенә ташлый», – дип ачылып сөйләгән җырчы. Ә менә тәмле, баллы ризыклар алып килүчеләргә Иркә бик рәхмәтле.

«Иркәгә спиртлы эчемлекләр бүләк итмәгез. Чөнки ул, барыбер, раковина яки чүп чиләгенә төшеп китәчәк. Иркәгә хәлвә, конфетлар бирегез. Иркә хәлвә бик ярата», – дип киңәш биргән җырчының тамашачысына Миләүшә.

Иркә үзенә бик тә үзенчәлекле, әмма файдалы күчтәнәч бирүләрен дә искә алган.

«Бер тапкыр Башкортстанның бер районында миңа бер апа 20 килограмм ит алып килде. Мин моны алып кайттым. Ул бик авыр иде. Раковинага куйдым, ә раковина ярылып, аска төшеп китте.

Ремонт ясаганда, аны миңа «бик кыйммәтле, керамика» дип саттылар инде. Айсылу: «Әни, сине рәхәтләнеп алдыйлар шул», – ди. Мин ышанучан кеше шул», – дип көлгән җырчы.

Чыганак: Интертат 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев