Кино һәм театр йолдызының нидән үлүен әйтмиләр
Йолдызлар

Кино һәм театр йолдызының нидән үлүен әйтмиләр

Актерга 50 яшь иде

Кино, телевидение һәм театр актеры Артем Тынкасов вафат. Аңа 50 яшь булган. Бу хакта Мәскәүдәге "Гоголь-центр" театры хәбәр итә.

Артем Тынкасов 1970 елда туган. Щепкин училищесын тәмамлаган, аннары "Содружество актеров Таганки" театрында эшләгән.

"Стукач", "Не покидай…", "Сестричка Либерти", "Танк "Клим Ворошилов-2", "Тишина", "Лимита", "Подари мне жизнь", "Записки экспедитора Тайной канцелярии", "Зверобой", "Истребители" фильмнарында төшкән актер.

Тынкасовның ни сәбәпле вафат булуы хәбәр ителми.

Чыганак

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев