Ришат Төхвәтуллин чәчен пеләшкә алдырган?
Йолдызлар

Ришат Төхвәтуллин чәчен пеләшкә алдырган?

Ачуын китереп аптыраткан

Ришат Төхвәтуллин прическасын үзгәрткән. Инстаграм сторисларында ул чәчен пеләшкә алдыруы турында яза. Чәчтарашханәдән фотолар да куйган.

«Дуслар, гаепләмәгез, мин җәйгә чәчне пеләшкә алдым. Иртән торып бер сәгать укладка ясыйсың. Урамга чыгу белән бер җил иссә, ул укладка юкка чыга. Эсседә пошлыга башлыйсың. Күзгә төшә, ачуны китерә. Күрсәтимме?» — дип сорый ул инстадусларыннан.

Инстачылар бу яңалыкка ышанмаган. «Шаяртасың бит», — дип язганнар.

Ришат инстадусларын куркыткан гына булып чыкты. Пеләшкә алдырмаган, колак тирәсендәге чәчләрен генә кыскарткан. Алдагы фотоларда Ришатны башка прическа белән күрәбез.

«Ниһаять, болай күпкә рәхәтрәк», — дигән җырчы.

Чыганак

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев