«Шундый сюрприз» — Ришат Төхвәтуллинның машинасын харап иткәннәр
Йолдызлар

«Шундый сюрприз» — Ришат Төхвәтуллинның машинасын харап иткәннәр

Махсус эшләнгән кебек

Җырчы Ришат Төхвәтуллинның машинасына зыян салганнар. Бу хакта ул инстаграм сторисларында яза.

«Иртән ишегалдына чыгасың да, менә шундый сюрпризларга юлыгасың. Махсус эшләнгән кебек. Ярый әле саклагыч пленка бар иде», — дигән ул.

Фотода машинаның капотын шактый кырдырып киткәннәре күренә, дип яза Интертат.

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев