Винарис Ильегет әниләр көне уңаеннан: «Хәзер бу көнне мин мәчеткә барам...»
«Мин һәрвакыт әлеге бәйрәм белән әнине котлый идем..»
Җырчы Винарис Ильегет социаль челтәрләрдә еш кына мәрхүм әнисен искә алып, истәлекләре белән уртаклаша. Ноябрьнең соңгы якшәмбесе – Әниләр көне уңаеннан да, ул газиз кешесен искә алган һәм барлык әниләргә котлау сүзләрен ирештергән, балаларга исә үгет-нәсыйхәтен җиткергән, дип яза "Интертат".
«Кадерле, газиз әниләребез! Сезне бәйрәмегез – Әниләр көне белән котлыйсым килә. Ходай сезне ярдәменнән ташламасын, берүк озын гомерле булыгыз, якыннарыгызның кадер-хөрмәтен, мәхәббәтен тоеп яшәгез, балаларыгыз сезне сөендереп кенә торсын.
Ә балаларга әйтер сүзем шул: әниләрегезне яратыгыз, исән чакларында кадерләрен белегез, бәяләгез. Бу тормыштан алар китеп баргач, без – балаларга бик кыен!
Мин һәрвакыт әлеге бәйрәм белән әнине котлый идем. Ә хәзер бу көнне мин мәчеткә барып, әни рухына дога гына сорый алам, элеккечә бүләкләр бирә алмыйм иде», – дигән Винарис.
Җырчының сүзләренә дә без дә кушылабыз. Барлык әниләрне дә бәйрәм белән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев