Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар

Җырчы Гүзәлем: "Безнең баланың 14 тешен бер тапкырда дәваладылар.."

Җырчы кызлары Мәдинәнең наркозны ничек кичерүен сөйләде

Җырчы Гүзәлем инстадусларына кечкенә балаларның тешләрен дәвалау буенча язма урнаштырган. Баксаң, алар үзләре дә бөтен яшь әти-әниләрнең өнен ала торган процедура аша үткән икән.

«Кечкенә балалары булган һәр гаиләләр мондый проблема белән очраша. Аеруча алгы тешләр бозыла һәм күпчелек кешегә наркоз астында дәваланырга киңәш итәләр. Әйе, безгә дә мондый адымга баруы бик авыр булды, һаман сузып килдек, шулай да алга таба сузарга ярамавын аңлаттылар һәм без хәл иттек. Дәвалау күпме дәвам итә, бала өчен бу зыянлымы, наркоздан соң балалар ничек уяна, бәяләре күпме-барысын да алдан белешеп куйдык?
Мин сезгә үзебезнең очракны язармын. Һәр ата-ана үзе сайларга хокуклы.

Безнең баланың 14 тешен бер тапкырда дәваладылар. Алдагы 4 тешендә пульпит бар иде, калганнарында- кариес. Алдырганыбыз булмады. Без аларны акрынлап креслода утырып кына дәвалау мөмкин түгеллеген аңлый идек. Алар бит  көйсезләнә, яхшы сыйфатлы итеп дәваларга ирек бирмиләр, стресс кичерәләр, шул исәптән әти-әниләр дә.

Безне Севоран табигый газының кеше органнары һәм баш мие өчен зыянсыз һәм кире нәтиҗәләре юк, дип ышандырдылар. РКБның тәҗрибәле анестезиологы эшли, ә балалар стоматологын безгә гаилә стоматологы киңәш итте. Без тыныч идек. Хәзер башка технологияләр һәм мөмкинлекләр. Элеккеге кебек үк түгел.

Дәвалауга кадәр, башта сез барлык кирәкле анализларны әзерлисез, әлбәттә. Бала сәламәт булырга тиеш. Аннары билгеләнгән көнгә, ач карынга киләсез. Гадәттә, дәвалауны иртән билгелиләр. Бала ята һәм аңа Севоран газын суларга бирәләр (ингаляция кебек ул), шуңа күрә бала көйсезләнми. Бер минут дәвамында сезнең күз алдыгызда бала йокыга китә. Сез китәсез, алга таба табиблар дәвалауга керешәләр. Бу вакыт эчендә пульс, басым контрольдә тотыла.

Башкарылган эштән соң наркоздан алалар, сезне чакыралар һәм бала акрынлап уяна башлый. Сезне күрә. Һәр бала үзенчә уяна, безнең барысы да тыныч үтте. Косасы килү, температура юк иде. Хәлсезлек бар иде һәм бу нормаль күренеш. Йө уяна, йө йокыга китә. Урында башта аз-азлап су эчертәләр, аннары берәр баллы ризык бирәләр.

Икенче көнне без гадәти хәлдә идек инде. Без Җиңү проспектындагы шәһәр стоматологиясендә дәваландык. Бу 77 250 сумга төште. 
Хәзер без матур итеп елмаябыз һәм тешләребез дә сау-сәламәт тешләр, күңелебез тыныч».

Чыганак: Шәһри Казан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев