Зөлфәт Зиннуровның кызлары бизнес ачкан
"Инде 100 сум акча эшләдек.."
Алып баручы, җырчы Зөлфәт Зиннуровның кызлары җәйне бушка үткәрми. Алар үзләренә бизнес уйлап тапкан - капка төбенә чыгып, лимонад, минераль су, сок саталар.
Зөлфәт нәни бизнесменнарны видеога төшергән. «Мәш килде бу кечкенә бизнесменнар. Бүген иртән будильник куеп чыгып утырдылар. Хәтта баганаларга белдерүләр дә ябыштырып чыкканнар», - дип яза Зөлфәт.
«Безгә килегез, иң тәмле лимонад бездә», - дип үтеп баручыларны җәйге челләдә салкын эчемлекләр белән сыйланырга чакырып тора кызлар. Бәяләре дә башны алып качарлык түгел икән. «Лимонад -10 сум, минераль су - 6 сум, сок - бетте инде. Бөтен урам килеп алды. Без инде 100 сум акча эшләдек. Башта бер-ике генә кеше килер дип уйлаган идек», - дип хисап тота әтисе алдында өлкәне Зәлия.
«Менә бит, бизнес гөрли», «Бизнес-вуменнар», «Үзләре уйлап таптылармы алар моны?», «Безнекеләр дә тыкрык башына чыгып, лимонад сатып йөргәннәр иде», «Өйдә телефон актарып утырмыйлар, бер шөгыль, булдыралар», - дип мактаганнар кызларны Зөлфәтнең виртуаль дуслары.
Чыганак: Интертат
Фото Зөлфәт Зиннуровның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев