1 нче санлы гимназиядә кызыклы очрашу узды
Яшәеш

1 нче санлы гимназиядә кызыклы очрашу узды

Балалар милли уеннарда катнашты

Бүген районыбызның Ак калфак оешмасы һәм үзәк китапханә каршында эшләп килүче "Күңел чишмәләре" әдәби иҗат берләшмәсе әгъзалары 1 нче санлы гимназиядәге лагерьга йөрүче балалар белән очрашу уздырды.

- Безнең максат - яшь буынны милли рухта тәрбияләү, чаралар аша татар телен үстерү. Бу юнәлештә "Ак калфак" бүлекчәләрендә ел дәвамында төрле чаралар уздырабыз, - дип җиткерде Ак калфак оешмасының район бүлекчәсе җитәкчесе Гөлия Закирова.

"Күңел чишмәләре" әдәби иҗат берләшмәсе җитәкчесе Чулпан Нурмөхәммәтова балаларны якташ язучыларыбыз, шагыйрьләребез белән таныштырды, ә Рушания Байтимерова үз шигырьләрен укыды.

Балалар очрашу барышында милли уеннарда катнашты, йолаларыбыз, гореф-гадәтләребез турында фикер алышты.

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев