32 яшьлек әгерҗеле үз өендә наркотикларны законсыз саклаган
Ир-ат үз гаебен тулысынча таныган
Әгерҗе районы прокуратурасы наркотик матдәләрне зур күләмдә законсыз саклаган 32 яшьлек әгерҗелегә карата дәүләт гаепләвен хуплаган.
Судта билгеле булганча, гаепләнүче 2022 елның августында үз фатирының тәрәзә астында төенчектә 1,4 грамм авырлыкта наркотик матдә таба һәм өенә алып кереп шкафка яшереп куя.
2023 елның февралендә наркотикның бер өлешен куллана, ә калганын үзендә саклый. Шул ук көнне полиция хезмәткәрләре гаепләнүчене Әгерҗенең бер урамында тоткарлыйлар. Шәхси тикшерү барышыңда тыелган матдә табылып алына.
Ир-ат үз гаебен тулысынча таныган. Суд аңа дәүләт файдасына 30 мең сум күләмендә штраф рәвешендә җәза билгеләгән.
Суд карары әлегә үз көченә кермәгән.
Наркотикны калдырган билгеле булмаган затка карата җинаять эше аерым производство буларак билгеләнгән.
Әгерҗе районы прокуратурасы материаллары буенча.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев