Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Әгерҗедәге Ленин паркы танымаслык булып үзгәргән

Парк эчендә шәһәребез тарихына багышланган зур артобъект урын алган

Әгерҗе районы ТР Дәүләт инвестиция-төзелеш идарәсендә Ленин паркын төзекләндерү буенча проектны уңышлы яклаганнан соң биредә төзелеш эшләренә старт бирелгән иде. 

Казан кунаклары һәм Әгерҗе районы җитәкчеләрен заманча ял итү урыны белән аны төзекләндерү идеясен тормышка ашыруга зур тырышлык куйган Иҗтимагый совет рәисе Александр Лапшин таныштырды. 

–    Бу урында 1960 елга кадәр Ленин клубы эшләде. 1980 елларда бина сүтелгәннән соң, кызганычка каршы, әлеге территория ташландыкка әйләнгән иде, – диде ул. 

Ә хәзер Ленин паркы танымаслык булып үзгәргән. Биредә брусчаткадан юл салынган, яктырткычлар, эскәмияләр, чүп савытлары куелган, йөзьяшәр агачлар матур итеп киселгәннәр. Этләр йөртү өчен мәйданчык та булдырылган. Үтенечләрен исәпкә алганнары өчен дүртаяклы дуслар хуҗалары җитәкчеләргә рәхмәтләрен дә белдерделәр. Ә җитәкчеләр, үз чиратларында, әлеге мәйданчыкта уңайлыклар булдыруны дәвам итәргә кирәклеген әйттеләр.

Паркта иҗат эше белән шөгыльләнүчеләр өчен дә мөмкинлекләр бар. Әгерҗе сәнгать мәктәбе укучылары рәсем дәресләренә бирегә чыга башлаганнар инде.

Бу көнне дә кемдер парк белән янәшәдәге 1924  елда төзелгән су башнясын рәсемгә төшерсә, кайберәүләре йортларны, биредәге матурлыкны ясау белән мәшгуль иде. 

Тагын бер яңалык: парк эчендә шәһәребез тарихына багышланган зур артобъект урын алган. Димәк, бирегә бала-оныклар белән килеп, үткәннәргә сәяхәт итәргә дә була. 

–    Без тагын бер матур хыял белән янабыз. Парк белән янәшәдә музей төзелүен телибез, – диде Александр Лапшин. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев