Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

"Альфа" ТОСында Май чабу бәйрәме гөрләде

Кызыклы һәм бай программа әзерләнгән иде

13 март көнне ТОС  "Альфа" традицион Кыш озату бәйрәмен уздырды. Май чабу бәйрәме М. Горький исемендәге 2а йорты ишегалдында узды.

Җырлар, биюләр, күңелле музыка, төрле конкурслар һәм уеннар беркемне дә битараф калдырмады. Бәйрәмгә күрше йортлардан һәм урамнардан балалар һәм өлкәннәр җыелды. Алар өчен бик кызыклы һәм бай программа әзерләнгән иде.

Бәйрәм кунаклары вакытны күңелле һәм файдалы итеп үткәрделәр, ә чара ахырында барысы да тәмле һәм бай өстәл артына чакырылды. Кунаклар коймак һәм башка камыр ризыклары белән сыйланды.

- Май чабу бәйрәме - бу традиция, аны сакларга, дәвам итәргә һәм киләчәк буынга тапшырырга кирәк. Бүген безнең бәйрәмгә әти-әниләр белән балалар җыелуына без бик шат, барысы да уңай эмоцияләр алды дип уйлыйм, - ди ТОС җитәкчесе Светлана Соболева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев