Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Авыл клубында бәйрәм уздырырга ярыймы?

Сорау-җавап

“Узган ел авыл клубларында Яңа ел бәйрәмнәрен уздырырга рөхсәт ителмәде. Быел ярыймы?” М.ФӘРРАХОВА.

Әлеге сорауга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ольга БАЖЕНОВА җавап бирә:

– Агымдагы елның 11 октябреннән ял итү, күңел ачу, спорт чараларын, күргәзм әләрне ачык һавада бер үк вакытта 200дән артык булмаган кеше катнашында уздырырга рөхсәт ителә. Бина эчендә уздыру өчен ТР буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт идарәсенә чара уздырырга җиде көн кала язмача хәбәр юлларга кирәк. Моннан тыш, бина эчендә бер үк вакытта булган затларга кагылышлы (4 квадрат метрга – 1 кеше исәбеннән, әмма 100 кешедән дә артык түгел) барлык таләпләр дә үтәлергә тиеш.

Оешмалар, шәхси эшмәкәрләр чараларны тамашачылар залы 70 проценттан да артык тулы булмаган хәлдә уздыра алалар. Әмма түбәндәге шартларның үтәлеше мөһим. Беренчедән, хезмәткәрләр, шул исәптән чараны оештыручылар коронавируска каршы прививка ясаткан булырга тиеш (бу исемлеккә вакцина ясатуга расланган медицина каршылыгы булганнар керми). Икенчедән, 18 яшьтән зурраклар чарага QR-код буенча гына кертелә.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев