Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Балык кап, кап, кап...

Әгерҗе районы аучылары һәм балыкчылары җәмгыяте призына кышкы елгада балык тоту буенча ярышлар узды. Бәйге Шаршады күпере янында Иж елгасында оештырылды. 53 катнашучы арасында 3 хатын-кыз да бар иде. Балыкчылар дүрт сәгать буе елгада балык тоттылар. Иң беренчесе М.Хикмәтов кармагына эләкте. Кемнең күпме балык тотуын белү өчен, табышлар электрон үлчәүгә...

Әгерҗе районы аучылары һәм балыкчылары җәмгыяте призына кышкы елгада балык тоту буенча ярышлар узды.
Бәйге Шаршады күпере янында Иж елгасында оештырылды. 53 катнашучы арасында 3 хатын-кыз да бар иде. Балыкчылар дүрт сәгать буе елгада балык тоттылар. Иң беренчесе М.Хикмәтов кармагына эләкте.
Кемнең күпме балык тотуын белү өчен, табышлар электрон үлчәүгә салынды. Үлчәү нәтиҗәләре буенча I урын Павел Коробковка (1,148 кило), II урын Леонид Ишимовка (695гр), III урын Фәнил Гадршинга (632гр) бирелде. Зөһрә Касимова һәм Лилия Богатырева да сынатмадылар. Җиңүчеләрнең барысы да - әгерҗелеләр.
"Иң зур балык" номинациясендә Әгерҗедән Владимир Латифов җиңүче булды. Ут тоткан балык 83гр авырлыкта иде. Ә менә Кадряктән Андрей Иликпаев кармагына эләккән балыкның авырлыгы нибары 4грамм.
"Иң тәҗрибәле балыкчы" номинациясендә Әгерҗедән Николай Иванов җиңде. Бәйгенең иң яшь катнашучысы - Шаршадыдан 5 яшьлек Рузил Абдуллин да кулыннан кармагын төшермәде.
Балыкчылар үзләрен төрле спорт ярышларында да сынадылар. Пневматик мылтыктан атуда И.Абдуллинга тиңнәр булмады. Итек ыргытуда Л.Богатырева җиңде. Аркан тартуда иң көчле булып тимерьюлчылар М.Хикмәтов, М.Хуҗахмәтов, А.Фалиев калды.
Бәйрәм көн буе дәвам итте. Җыр-бию, шаян сүзләрдән елга өсте шау-гөр килде. Самавырда хуш исле чәй кайнады. Ә казанда бик тәмле уха пеште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев