Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Барысы да “үтә күренмәле” булачак

Әгерҗедәге Идарәче компанияләрнең нәтиҗәле эшләмәвен ачыклаган район җитәкчелеге бу тармакта үзгәртеп корулар ясарга дигән ныклы карарга килде. "Хәзер Идарәче компания, Бердәм исәпләү үзәге( ЕРЦ) һәм коммуналь хезмәтләр күрсәтүче оешмаларның эшчәнлеге халыкка үтә күренмәле булачак", -диде район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Макаров. Бу атна башында Валерий Владимирович шәһәрдәге күпкатлы йортлардагы җаваплы...

Әгерҗедәге Идарәче компанияләрнең нәтиҗәле эшләмәвен ачыклаган район җитәкчелеге бу тармакта үзгәртеп корулар ясарга дигән ныклы карарга килде. "Хәзер Идарәче компания, Бердәм исәпләү үзәге( ЕРЦ) һәм коммуналь хезмәтләр күрсәтүче оешмаларның эшчәнлеге халыкка үтә күренмәле булачак", -диде район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Макаров.
Бу атна башында Валерий Владимирович шәһәрдәге күпкатлы йортлардагы җаваплы кешеләрне зур сөйләшүгә җыйды. Ул аларга торак-коммуналь хуҗалык тармагының эш тәртибен, яңа Идарәче компания төзүнең сәбәбен җентекләп аңлатты. Ә йортлар өчен җаваплы затларның җитәкчеләргә соравы байтак җыелган иде. Аларга җавап итеп, Валерий Макаров: "Хәзер махсус комиссия күпкатлы йортларны кабул итеп алу белән мәшгуль. Сез, йортлар өчен җаваплы буларак, барлык проблемаларыгызны язып тапшырыгыз. Хәзер торак-коммуналь хуҗалыгын ныклы контрольгә алабыз. Ә сез безнең беренче ярдәмчеләребез булырга тиеш", - диде.
Яңа компания кем кулына ышанып тапшырылды соң? "Идарәче компания "184нче СМП" белән 1 февральдән Александр Невоструев җитәкчелек итә. Аларның офисы - Гагарин урамындагы 70нче бинада.
Торак фондны тоту буенча да бердәм хезмәт күрсәтүче оешма төзелде һәм ул "Горжилсервис" дип атала. Адресы: Энгельс урамы, 27. Ә җитәкчесе - Рамил Мифтахов.
Яңа Идарәче компаниянең беренче төп бурычы - торак фондның торышына тирән анализ ясау, кимчелекләрне ачыклау һәм бурычларны билгеләү. Бу көннәрдә күпкатлы йорт өчен җаваплы зат шәһәр башкарма комитеты һәм хезмәт күрсәтүче оешма вәкилләре белән берлектә торак фондны кабул итеп алу бара. Шулай ук бүгенге коммуналь хезмәт тарифларының норматив таләпләргә туры килү-килмәвен тикшерү бара.
Яңа Идарәче компания коммуналь хезмәт күрсәтүче "Теплосбыт", "Водоканал", "ЖилЭнергоСервис", "Агрызспецтранс", "Хәлим" хуҗалыгының эшчәнлеген контрольдә тотачак.
Әгәр сезнең йортта берәр авария була икән, 22259 телефоны буенча шалтыратырга кирәк. Ә язма мөрәҗәгатьләр белән Идарәче компаниягә килергә мөмкин. Авария буенча заявкаларны Бердәм диспетчер хезмәте дә кабул итә, тел. 24141.
Кергән заявкаларны һәм аларны бетерү буенча башкарылган эшләрне район җитәкчесе Валерий Макаров һәр көнне иртәнге планеркада шәхсән үзе тикшерә һәм ныклы контрольдә тота.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев