Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Батыр, әмма тыйнак алар

Радиация катастрофалары корбаннарын искә алу көнендә, һәр елдагыча Җиңү скверына әлеге экологик катастрофаның нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан райондашларыбыз җыелды. Ни кызганыч, аларның саны елдан-ел кими. Бүгенге көнгә алар унике генә калган инде. "Атом электр станциясендә реактор шартлауга 27 ел булса да, ул көннәр әле дә истә. Телевизордан караганда да кайнар тир...

Радиация катастрофалары корбаннарын искә алу көнендә, һәр елдагыча Җиңү скверына әлеге экологик катастрофаның нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан райондашларыбыз җыелды.
Ни кызганыч, аларның саны елдан-ел кими. Бүгенге көнгә алар унике генә калган инде. "Атом электр станциясендә реактор шартлауга 27 ел булса да, ул көннәр әле дә истә. Телевизордан караганда да кайнар тир бәреп чыга, йөрәк кага башлый. Ни кызганыч, бик күп яшьтәшләребезнең гомерләре вакытсыз өзелде. Безнең дә сәламәтлек мактанырлык түгел инде", - диләр алар. "Мин сезнең сабырлыкка, тыйнаклыкка таң калам. Беркайчан ярдәм сорап мөрәҗәгать итмисез, зарланып йөрмисез", - диде алар белән очрашу вакытында район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Римма Гыйльметдинова. Хәрби комиссар Илгиз Галиев та гомерләрен куркыныч астына куеп, Чернобыль авариясендә гомерлеккә сәламәтлеген югалткан, илебезне техноген катастрофадан саклап калган батырлар турында онытырга хакыбыз юклыгын әйтте.
Вафат булганнарны бер минут тынлык белән искә алганнан соң, батырлар алар истәлегенә куелган мәрмәр ташка чәчәкләр салдылар.
Район башлыгы Валерий Макаров исеменнән тапшырылган күчтәнәчләргә һәм 30 апрельдән Красный бордагы тернәкләндерү үзәгенә ял итәргә барырга мөмкинлек тудырганнары өчен зур рәхмәтләрен җиткерделәр чернобыльчеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев