Бүген Казанга эш сәфәре белән Владимир Путин килә
Бүген Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Татарстан Республикасына килә.
Ул иннополиста – Россиянең иң яшь ИТ-шәһәрендә – Дәүләт Башлыгы Россия Федерациясе Дәүләт Советы Президиумының киңәйтелгән утырышын уздырачак. Очрашуда катнашучылар Россия Федерациясе субъектлары башкарама хакимият органнарының халыкның торак шартларын яхшырту һәм уңайлы шәһәр тирәлеге формлаштыру эше буенча фикер алышачаклар, дип хәбәр итә республика башлыгының матбугат хезмәте.
Чара яңартылган форматта узачак, беренче мәртәбә төбәкләр башлыклары, 2018 елның 23 ноябрендә Кырымда Дәүләт Советы Президиумы утырышнда сынап каралганча, Россия Президенты белән формаль булмаган диалог алып барачаклар.
Утырышта катнашучылар эше түгәрәк өстәлләр рәвешендә түбәндәге төркемчәләрдә барачак: Россия шәһәрләрендә торак базарын үстерү һәм яшәү өчен уңайлы тирәлек формалаштыру буенча гомуми система мәсьәләләре; торак төзелешен финанслау механизмнарын камилләштерү; инженер, транспорт һәм социаль инфраструктураны комплекслы үстерү, шулай ук массакүләм торак төзелеше өчен җир кишәрлекләрен нәтиҗәле файдалану; төзелеш тармагын модернизацияләү һәм индустриаль торак төзелеше сыйфатын арттыру; төзелеш алып баручыларга административ йөкләнешне киметү; төзелеш тармагында норматив-хокукый базаны һәм эшчәнлекне җайга салу тәртибен ныгыту; уңайлы шәһәр тирәлеген үстерү һәм формалаштыру; гражданнарны яшәү өчен яраксыз торак фондыннан күчерү.
Утырыштан соң Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән аерым очрашу планлаштырылган.
Эш сәфәре барышында Россия Федерациясе Президенты Казанда «Мәскәү» үзгәртеп корылган мәдәният һәм спорт үзәгенә барачак.
Бу үзәктә Дәүләт Башлыгы җәмәгатьчелек вәкилләре белән очрашачак һәм алар белән «Торак һәм шәһәр тирәлеге» илкүләм проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алышачак.
Моннан тыш, Владимир Путин «КамАЗ-мастер» спорт командасында катнашучылар белән дә очрашырга җыена.
(“Ватаным Татарстан)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев